Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирус белән бәйле кырыс чикләүләргә сәбәп юк, диләр

Республикада коронавирус белән авыручылар бераз артуга карамастан, төркем-төркем булып авыру барлыкка килү очраклары юк.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе аркасында кырыс чикләүләргә һәм үзизоляция режимына кайтуга сәбәпләр юк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

«Соңгы тәүлектә ачыкланган 28 очрак [Covid-19 белән авыру] — хезмәт коллективларындагы, гаиләләрдәге бердәнбер очраклар. Бездә авыруның күпләп, төркем-төркем таралуы күзәтелми, бу белем бирү оешмаларындагы берничә очрак. Шуңа күрә, бүген 22, 31 авыру — әллә ни күп түгел, бу үзизоляция һәм чикләүләр режимына керү өчен нигез бирми», — диде спикер.

Патяшина сүзләренчә, авырып китүчеләр арасында даими рәвештә битлек киеп йөрүчеләр аз. Аның әйтүенә караганда, бу профилактика ысулларының нәтиҗәле булуын күрсәтә.

Татарстанда коронавирусның яңа очракларының көн саен 0,1 процентка артуы күзәтелә, ул 0,4 процентны тәшкил итә. Ике айдан артык бу күрсәткеч 0,3 процентны тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев