Табиб коронавирус таратучы иң куркыныч кешеләрне атады
Коронавирусны таратучы иң куркыныч кешеләр - Covid-19 авыруын кичергән һәм шуннан соң медицина битлекләрен киеп йөрмәскә карар кылган затлар дип санала. Бу хакта профессор һәм медицина фәннәре докторы, Россиянең атказанган пульмонологы Александр Карабиненко белдерде, дип хәбәр итә Lenta.ru.
«Коронавирус белән чирләп терелеп битлексез йөрү кешеләрне зарарлаудан коткармый. Алар коронавирусны ирекле һәм бернинди каршылыкларсыз тарата», - дип искәртте Карабиненко.
Белгеч фикеренчә, терелгәннән соң вируслы кисәкчәләр югары сулыш юлларында кала. Димәк, авырып терелгәннәргә дә битлек кияргә кирәк, дип саный ул.
«Битлек кимәгән кешеләр коронавирусны актив таратучылар булып тора. Беренче чиратта бу балалар, яшьләр – нәрсә дә булса исбатлау бик авыр булган кешеләр» - дип өстәде табиб.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев