Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Табиб-хирург: Аяк тамырлары чыгудан котылып була

    Дөньяда 38 миллионнан артык кеше кан тамыры киңәюдән интегә. Рәсми саннарга ышансаң, кан тамыры авырулары ачыкланган очраклар саны ел саен 2,5 процентка арта бара. Бу күренешнең төп сәбәбе нидә? Кан тамырлары, бигрәк тә үкчә, аяк белән бәйле авыруларны кисәтү өчен нинди кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк? Табиб-хирург, флеболог Ирек Шәрипов шул уңайдан фикер-киңәшләре белән бүлеште.

    * Соңгы арада кан тамырларында тромб җыелу, тромбоз һәм тромбофлебит диагнозлары еш куела башлады. Моңа, нигездә, кешеләрнең яшәү рәвешләре йогынты ясый. Хәзер кеше аз хәрәкәтләнә, шул сәбәпле күпләр артык авырлыктан интегә. Бу исә кан әйләнешенә зыян сала.

    * Уңайсыз аяк киеменнән йөргән, артык  авырлыктан интеккән, йә булмаса, аягына ялгыш баскан кешенең табандагы сеңерләре тартыла һәм катып китә. Шул рәвешле үкчә авырулары пәйда була. Аларны дәвалау өчен аяк табанына ялкынсынуга каршы мазь сылап, массаж ясыйбыз. Болай эшләгәндә, 95 процент очракта үкчәдәге авырту басыла. Авырту аннан соң да бетмәсә, блокада ясарга туры килә. Операция ясарга туры килгән очраклар да бар.

    * Аяклар, нигездә, кан тамырлары киңәю аркасында шешенә. Аны киметү өчен табиб билгеләгән дарулар эчүдән тыш, махсус компрессион оек кияргә кирәк. Алар да булышмаса, шулай ук операция ясау таләп ителә.

    * Аякны көзән җыеруга да, нигездә, кан тамырлары киңәю сәбәпче. Йөрәктән килгән кан, артерия буйлап төшкәч, кан тамыры буйлап менәргә тиеш. Ул менә алмыйча тик тора. Шул сәбәпле аякны көзән җыера башлый. Кан тамырлары киңәюдән тыш, бүсере, шикәр чире булган, нерв җепселләре кысылган кеше дә аякны көзән җыерудан интегә. Аякны көзән җыеру әллә ни зур куркыныч тудыра димәс идем. Кешегә уңайсызлык китерә дисәк, дөресрәк булыр. Гадәттә, төнлә йоклаганда яки  озаграк утырып торганда аякны көзән җыера. Көзән җыерганда авыртуны басу өчен 5–20 минут дәвамында аякларны өскә күтәреп ятарга кирәк. Салкын су белән җылы суны аралаштырып, аякларга контраст душ ясау да хәлегезне яхшыртачак.

    Реклама

    * Аяк тамырлары чыгудан котылып була. Әгәр алар бик нык киңәеп чыккан булса, операция ясаудан башка чара юк. Әмма аннан куркырга кирәкми. Аяк тамырлары чыкканда операция бернинди наркозсыз, лазер белән генә ясала. Кеше шул ук көнне аякка басып, өенә кайтып китә.

    * Аякларны сау-сәламәт килеш саклау өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:

    1. Иң беренче чиратта авырлыкны контрольдә тоту зарур. Һәрвакыт хәрәкәттә булу да аяк авыруларын кисәтергә ярдәм итә.
    2. Ерак юлга чыкканда, самолетта очканда компрессион оек кисәң яхшы. Профилактика максатында аны ешрак киеп йөрсәң дә артык түгел. Озаграк ятып яки утырып торырга туры килгән очракта, бераз йөреп килеп, аякларны ял иттереп алырга кирәк.
    3. Моннан тыш эш арасында түбәндәге гади генә күнегүне ясарга киңәш итәр идем. Аяк очларына басабыз да акрынлап табанга, үкчәгә сикереп төшәбез. Озаклап утырырга яки басып торырга туры килгән чакта шушы күнегүне 15 тапкыр ясап алырга кирәк. Урындыкта утырган килеш аякларны өстәлгә яки башка биегрәк урынга куеп тору да бик яхшы.
    4. Йөргән аяк киемегез уңайлы, киң платформалы булсын. Туфлиның платформасы – уңайлы, үкчәләре нык булса, аны киеп йөргәндә хатын-кыз үзен яхшы хис итсә, үкчәле туфлиның бернинди зыяны юк. Көндәлек тәҗрибә шуны күрсәтә. Бу урында үкчәсе 20 сантиметр булган туфлины күздә тотуым түгел, билгеле. Үкчәсе 4–5 сантиметр булган туфли норма санала.

    Динә Гыйлаҗиева

    ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: