Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб D витаминының зыяны турында кисәтә

D витамины бөерләр өчен зыянлы булырга мөмкин. Бу хакта Мәскәүнең 2нче клиник хастаханәсенең нефрология буенча баш табибы урынбасары Надия Фролова «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында искә төшерде.

Кальций кебек үк D витамины да бөерләргә авыр йогынты ясавы ихтимал. Ике матдә дә гиперкальцемиягә, ягъни кальций күләме нормадан артуга китерергә мөмкин, диде белгеч.

Шуңа күрә, Россиядә яшәүчеләр «кояш бик аз булган климат»та яшәсәләр дә, аларга вазгыятьне медикамент юл белән төзәтергә омтылуда сак булырга кирәк.

«Әгәр сез D витамины эчәсез икән, кальций дәрәҗәсен күзәтергә кирәк», — диде табиб-нефролог.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

фото: tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев