Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб-аллерголог: Аллергия – нәселдән күчә торган авыру

Җир шарында яшәүчеләрнең 20 процентка якыны аллергиядән интегә. Шуларның яртысыннан артыгы сезонлы аллергиядән җәфалана, ди Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре. Бу мәкерле чирне алдан кисәтеп буламы? Аллергиядән интеккән кеше нәрсәләр белеп торырга тиеш? КФУ Университет клиникасының табиб-аллергологы Алия Ключарова белән шул хакта сөйләштек.

– Алия Рафаиловна, аллергия дигән афәттән интегүчеләр саны елдан-ел арта бара. Бу ни сәбәпле шулай икән?

– Аллергия нәселдән килүче авырулар рәтенә керә. Шуңа күрә ата-анасы шуннан интеккән балада аллергия килеп чыгу ихтималы 60 процент тәшкил итә. Шуңа күрә әлеге чирдән интегүчеләр саны елдан-ел арта бара. Сезонлы аллергия вакытындагы билгеләргә килгәндә, монда күп нәрсә теге яки бу үсемлекнең климаттагы үзгәрешләрне ничек кичерүе, чәчәк ату чорының күпме дәвам итүенә, һавага никадәр серкә бүленеп чыгуга бәйле. Әйтик, яз озын килгәндә агачларның яфрак яру чоры апрель уртасыннан май азагына кадәр дәвам итә. Бу очракта үсемлек серкәсенә аллергиясе булган кешеләр дә озаграк интегәчәк. Яз эшне тиз тотса, ул ике атна эчендә дә тәмамланырга мөмкин.

Алия Ключарова

– Аллергия нинди билгеләр белән уза?

– Әйткәнемчә, аллергия – нәселдән күчә торган авыру. Әмма һәр гаилә әгъзасы аны төрлечә кичерергә мөмкин. Әйтик, берсе аны җиңелчә үткәрсә, икенчеләрендә ул поллиноз, атопик дерматит рәвешендә уза ала. Бу очракта иң элек кешенең нәкъ менә нәрсәгә аллергиясе барлыгын ачыкларга кирәк. Әгәр кеше теге яки бу әйбергә карата организмда даими рәвештә реакция барлыгын сизсә, ул сезон саен кабатланып торса, кичекмәстән, аллерголог-иммунологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Уч төбе кычыту да аллергия турында кисәтә аламы?

– Тән тиресе кычытуга тулы бер төркем авырулар сәбәпче була ала. Алар арасында аллергиянең атопик дерматит, контактлы аллергия дерматиты кебек төрләре дә бар. Шикәр чире, гепатит кебек хроник авырулар вакытында да тән тиресе кычыта ала. Шуңа күрә андый билге күзәтелгәндә, үзлегеңнән генә дәваланырга ярамый, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Аллергиядән интеккән кеше коронавируска тизрәк бирешә, диюләре дөресме?

– Аллергик ринит һәм атопик бронхиаль астмадан интеккән кешедә коронавирустан соң өзлегүләр сирәк күзәтелә. Әмма коронавирус белән авырганнан соң аллергия баш калкытырга мөмкин. Атопик дерматиттан интеккән кешеләрдә бу аеруча еш күзәтелә. Андый чакта тән тиресе корый, чирдән саклану өчен даими рәвештә антисептик кулланган, кулларны гел юып торган очракта тән тиресе тагын да начарлана.

– Аллергия вакытында нинди ризыклардан баш тарту хәерле?

– Иң беренче чиратта рационнан аллергия китереп чыгарган продуктларны алырга кирәк. Чәчәк серкәсенә аллергиясе булган кешегә бу чорда үлән чәйләре, бал, чикләвек, алма, цитруслардан һ.б. баш тартырга кирәк. Аларда серкә составындагы аллергеннар бар. Бу чорда составында гистамин, буягыч, стабилизатор, консервантлар булган ризыкларны да (кондитер ризыклары, казылык, консервланган продуктлар, цитруслар, җиләк, помидор, шоколад, какао, каһвә) чама белән генә кулланырга кирәк.

– Барлык төр хайваннар да аллергия китереп чыга ала, дигән фикер дөреслеккә туры киләме? Гөл төбендәге балчык, юыну бүлмәсендәге дымлылык аллергиягә сәбәпче була аламы?

– Әйе, барлык төр хайваннар да аллергия китереп чыгара ала. Кешедә аларның йонына гына түгел, селәгәй, сидек, кавыгына да аллергия башланырга мөмкин. Кайчак безгә, өендә йорт хайваны булмаса да, аллергиядән зарланып мөрәҗәгать итәләр. Аларда ул, гадәттә, йортында эт, мәче асраучылар белән аралашканнан соң башлана. Дымлы бүлмә, ванна, подваллардагы кебек үк гөл туфрагында да күпсанлы гөмбәчекләр бар. Мондый гөмбәчекләргә аллергиясе булган кешеләргә бүлмәләрне һәрчак җыештырып, тузан сөртеп, суыткычны бозылган азык-төлектән вакытында чистартып торырга кирәк. Аллергиянең бу төреннән интегүчеләргә куас, кефир, сыра кебек әче ризыклар, күгәрекле сырдан баш тартырга кирәк.

Аллергияне кисәтү өчен Алия Ключаровадан киңәшләр

– Иң беренче чиратта көз ахыры – кыш башында аллергологка барып, махсус тикшеренү узарга кирәк. Кешенең конкрет нинди әйбергә аллергиясе барлыгын ачыклап, махсус дәвалану (АЗИТ терапия) билгеләячәкләр. Моны үсемлекләр чәчәк атарга 3–4 ай кала эшләргә кирәк. Бу очракта кеше аллергия баш калкыткан чорны җиңелрәк уздырачак.

– Мөмкинлек булса, үсемлекләр чәчәк аткан, аллергия котырынган чорда башка илгә, төбәккә күченеп тору хәерле. Иң мөһиме – анда кешедә аллергия китереп чыгаручы үсемлекләр булмасын.

– Үсемлекләр күпләп тупланган җирләрдән (урман, кыр, авыл, бакча) ераграк тору хәерле.

– Урамнан кергәч, душ керергә, күз, борын, авызны яхшылап юып, чиста кием кияргә кирәк.

– Урамга чыкканда битлек, кояштан саклаучы күзлек кию дә комачауламас.

– Бүлмәләрне даими рәвештә җилләтеп, тузан сөртеп, җыештырып торырга да онытмагыз.

– Бал, балавыз, исерткеч эчемлекләрдән, үлән чәйләреннән баш тарту хәерле. Үләннәрдән ясалган косметик чаралар да кулланырга киңәш ителми.

– Чәчәкләр серкәләнү чоры башланырга ике атна кала табиб-аллергологка мөрәҗәгать итегез. Ул билгеләгән дәвалау курсы аллергия чорын җиңелрәк уздырырга ярдәм итәчәк.

Динә Гыйлаҗиева

ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев