Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сирень чәчәге чәе күзнең күрү сәләтен яхшырта

Файдалы киңәшләр.

Тузганак паразитларны куа

100 г кыр сарымсагында (черемша) 100 мг С витамины бар. Бу кәбестә, яшел суган, торма, ташкабак, сарымсак һәм кызыл чөгендер белән чагыштырганда бик күпкә артык.

Халык медицинасында кыр сарымсагының яңа сыгылган согы белән берочтан спиртлы төнәтмәсен дә киң кулланалар.

Аның яфрагы белән суганын турап шешәгә салалар, аракы өстиләр. Бөкеләп, 2 атна кояшта тоталар. Әзер булгач, көнгә 4 мәртәбә 50 г чамасы суга 10-15әр тамчы тамызып эчәләр. Кыр сарымсагыннан әзерләнгән төнәтмә хәтерне яхшырта, склерозны кисәтә, ашказаны-эчәк тракты авыруларын дәвалый.

Кыр сарымсагы эч кипкәндә дә, киткәндә дә файдалы. Ул паразитларны куа. Аны туклану рационына кертсәң, йокысызлык, баш әйләнү, күңел төшенкелеге кебек тайпылышлар уза.

Кыр сарымсагының ак шәрабка салып ясалган төнәтмәсе тын кысылуны бетерә, үпкәдә какырып булган очракта сулыш алуны яхшырта, ютәлне дәвалый. Төнәтмәне болай әзерлиләр: 1 уч вак итеп туралган кыр сарымсагын 250 г ак шәрабка салып бераз гына кайнаталар. Хуш ис бирү өчен бал яки берәр төрле ширбәт салалар. Көн дәвамында әз-әзләп эчәләр.

Кыр сарымсагының яшел яфраклары бөерне, бәвел куыгын чистарта, бәвелне кудыра.

Радикулит булганда, билне кыр сарымсагының төнәтмәсе белән уалар. Аны ясау өчен 3 литрлы банкага тулганчы кыр сарымсагы салалар, баскалап тыгызлыйлар һәм өстенә спирт коялар. 1 айга караңгы урынга куялар. Әзер булгач, сөзеп, шешәләргә бушаталар. Төнәтмәне суыткычта саклыйлар. Кирәк булганда алып файдаланалар.

 

Календула дәвалый

Календуладан ясалган препаратлар күп сырхауларны дәвалый. Төнәтмәсе гипертония, ашказаны-эчәк тракты авырулары булганда, рахит, йокысызлык, аритмия, тын кысылу кебек тайпылышлар вакытында файдалы.

Ул ялкынсыну процессларына каршы көрәшә, тукымаларның күзәнәкләрен яңадан торгызу процессын тизләтә. Үлән үт кудыру сәләтенә ия. Шуңа күрә үт чыгу юлларында, үт куыгында җитешсезлекләр булганда, көнгә 3 мәртәбә 20-30 тамчы төнәтмәне ач карынга эчәләр. Аны яра, җәрәхәт, пешкән яки ярылган урынга, бетчәгә сөртәләр.

Авыз эче бозылса, тамак төбе авыртса, календула төнәтмәсен 1:10 нисбәтендә суга кушып болгаталар һәм шуның белән авыз эчен, таммак төбен чайкаталар.
Күз авырулары борчыганда, әйтик, арпа чыкканда, блефарит, конъюнктивит күзәтелгәндә, календула төнәтмәсен 1 : 10 нисбәтендә суга кушып болгаталар һәм шунда чылатылган мамык тампонны күзгә куеп торалар.

Төнәтмәне гинекологиядә дә файдаланалар. Ул аналык муентыгында җәрәхәт, эрозия булганда уңай нәтиҗә бирә. Аны компресс ясау, сиптереп юыну өчен кулланалар.

Төнәтмә ясау тәртибе: 5 аш кашыгы календуланы пыяла банкага салалар, 0,5 литр аракы өстәп, 2 атна караңгы урында төнәтәләр. Әзер булгач, сөзеп, кара пыялалы савытка салып куялар.

 

Имән агачының көле кан басымын җайга сала

Көлнең дәвалау үзлекләре турында күпләр белми. Мәсәлән, усак агачының көле колит, хатын-кыз авырулары, бронхит, үпкә, бәвел куыгы сырхаулары вакытында ярдәмгә килә.

Шулай ук организмны чистарту сәләтенә ия. 4 аш кашыгы усак көлен 1 литр кайнар суга салып болгаталар, 1 көн төнәтәләр. Көнгә 3 мәртәбә 3әр аш кашыгы кабул итәләр. Балаларга 1әр чәй кашыгы бирергә кирәк. 11 көн шулай дәваланалар. 22 көн тәнәфес ясагач, процедураны кабатларга мөмкин.

Каен агачы көле ашказаны-эчәк трактына эләккән инфекцияләрне, атеросклероз, йөрәк ишемиясе, үпкә, бронхлардагы авыруларны, артритны дәвалый. Каен агачының көле белән тешне чистартырга була. Ул тешне агарта, эмален ныгыта. 3 аш кашыгы көлне 0,5 литр кайнар суга салып болгаталар. Сөзеп, көнгә 4 тапкыр 2шәр аш кашыгы эчәләр.

Имән агачының көле күз һәм ми тартмасы эчендәге кан басымын көйли, эчәк эшчәнлеге бозылганда файдалы. 3 аш кашыгы имән агачы көлен, 1 литр кайнаган суга салып 1 көн төнәтәләр. Көнгә 3 тапкыр 3әр аш кашыгы кабул итәләр. 14 көн шул рәвешле дәвалангач, 5 көн туктап торалар һәм курсны кабатлыйлар.
 

 
Сирень чәчәге җыегыз

Сирень чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша. Мәсәлән, буыннарыгыз сызлый икән, сирень чәчәген банкага салалар, өстенә аракы коялар һәм яхшылап капкач каплап куялар. 3-4 атна караңгы урында тоткач, төнәтмәне компресс ясау, авырткан урынны уу өчен кулланалар.

Ларингит борчыганда, тамак төбен чайкату өчен мондый төнәтмә ясыйлар. 3 аш кашыгы сирень чәчәген 100 мл аракыга салып 7 көн төнәтәләр. Файдаланыр алдыннан төнәтмәгә 1:10 нисбәтендә су кушалар.

Күзнең күрү сәләтен яхшырту өчен сирень чәчәген чәй кебек пешерәләр. Шунда мамык салфетканы чылатып, 3-5 минутка күзгә куеп торалар.

Циститтан. 1 аш кашыгы сирень чәчәген 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 4 мәртәбә 1әр аш кашыгы кабул итәләр.



Кишер сабагы эчәкне чистарта

Организмга селен җитмәгәндә иммунитет какшый, матдәләр алмашы бозыла. Кишер сабагы исә әлеге элементка бай.

Халык медицинасында исә аның ярдәмендә эчәкне чистартырга киңәш ителә. Аның өчен кишер сабагын ваклап, 1 аш кашыгы күләмендә 1 литр кайнар суда 30 минут төнәтәләр, сөзәләр. Ашарга 20 минут кала көнгә 4 мәртәбә 1әр стакан эчәләр.

Дәвалану курсы – 1 ай. 2 атна тәнәфес ясагач, курсны кабатлыйлар. Кишер сабагын күләгәле урында киптереп, кышка әзерләп куярга да була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X