Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Шифалы эчемлек авырулардан саклый

Имбирле катнашманы суыткычта саклагыз.

Көзге салкыннар, йогышлы авырулар таралган вакытта өйдә әзерләнгән имбир эчемлеге ярдәмгә килә. Иммунитет какшый башлавын сизеп калу белән менә шушы гади генә катнашманы әзерләргә киңәш итәләр.

Эчемлек өчен кирәкле әйберләрне һәр кибеттә сатып алырга була, әзерләү 3-5 минут вакытны ала. Бу файдалы катнашманы банкага салып, өйдә сакларга һәм эштә дә кулланырга мөмкин.

Бу катнашманы әзерләү өчен 1 лимон, 1 имбир тамыры, бал һәм блендер кирәк булачак. Лимонны, имбир тамырын блендерда ваклап яисә иттарткычтан үткәреп, шуңа 3 аш кашыгы бал салып болгатырга. Балның файдасы турында сөйләп торасы да юк. Катнашманы ачымасын өчен суыткычта саклау яхшырак.

Аны ничек кулланырга, дисезме? Чынаякка 2-3 чәй калагы шул катнашманы саласыз, өстенә кайнар су коясыз, кирәк булса, тагын бал өстисез һәм тәмләп эчәсез. Лимонадны хәтерләтүче, аз гына әчкелтем тәме булган бу татлы эчемлек бик шифалы.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев