Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сагыз чәйнәүнең көтелмәгән файдасы

Җәяү йөргән чакта сагыз чәйнәү ябыктырырга мөмкин икән

Мондый нәтиҗәгә Япониянең Токиодагы Васэда университеты галимнәре килгән. Аларның тикшеренүләре Journal of Physical Therapy Science журналында басылып чыккан. 

Галимнәр 21-69 яшьтәге 46 ир-ат һәм хатын-кызны өйрәнгән. Сынау үтүчеләрнең беренче төркеме йөргән вакытта 15 минут дәвамында ике мендәрчек сагыз чәйнәгән. Икенче төркем сыналучылар сагыз составы белән бертөсле булган порошок чәйнәгәннәр.
 
Ике очракта да белгечләр сыналучыларның йөрәк тибешен, үтелгән юлны һәм сарыф ителгән энергиясен үлчәгән. Эксперимент үтүчеләрнең беренче төркеменең йөрәк тибеше ешлыгы (частота сердечных сокращений) контроль төркем вәкилләренекенә караганда ике тапкыр югарырак булган.
 
“Безнең тикшеренү җәяү йөргәндә сагыз чәйнәү урта яшьтәгеләрнең, аеруча өлкән ирләрнең, йөрү дистанциясен һәм энергия чыгымын арттыра”, - ди тикшеренү авторлары.

                                                                                              Фото: https://pixabay.com/

                                                                                                http://matbugat.ru/

                                                                                            

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев