Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сабыйларга салкын тигәндә

Балаларга салкын тигәндә берничә киңәш (табиб билгеләгән даруларны кабул итү белән беррәттән кулланырга мөмкин).

1. Ютәлдән күкрәккә баллы камыр әвәләп куярга мөмкин.
Моның өчен икешәр аш кашыгы сыек бал һшм он, бер аш кашыгы үсемлек мае алына. Шуларны бергә кушып, камыр эшләргә. Ул кулга нык ябышырга тиеш түгел. Кирәк булганда тагын бераз он өстәргә була. Килеп чыккан зур булмаган камыр кисәген кул белән җәеп җибәрергә. Башта баланың күкрәгенә балалар кремын сөртү зарур. Тын юллары тирәсенә камырны куярга һәм төшеп китмәсен өчен бәйләп куярга кирәк. Игътибар итегез: йөрәк турына куярга ярамый! Баланы караватка яткырыгыз һәм өстенә җылы юрган ябыгыз. Баллы камырны күкрәктә ике сәгатьтән артык тотарга ярамый. Камырны алырга да салынган урынын җылы суда чылатылган сөлге белән сөртергә. Көн саен бер тапкыр эшләү җитә.

2. Ангинаның башланган мәлендә генә киви ярдәмгә килә (табиб билгеләгән дәвалау курсына өстәп). Кивида йод күп булу сәбәпле, дип аңлата моны белгечләр.
Чистартылган киви җимешен кечкенә кисәкләргә турарга һәм балага ашатырга кирәк. Озаграк чәйнәгәндә йомшак киви суты ялкынсынган тамакны яхшырак “юдыра”. Киви өлгергән, татлы булса, сабый “һә” дигәнче ялтыратып куяр. Көненә берничә тапкыр ашатырга була.

3. Балаларның иммунитетын яхшыртуга ярдәм итүче (6 яшьтән алып) “тәмле рецепт”ка түбәндәге компонентлар кирәк булачак: зур булмаган алма -1 данә, киптерелгән җимешләр - 1 чәй калагы, әстерхан чикләвеге төше – 1 чәй калагы, бал - 1 аш кашыгы, солы ярмасы - 2 аш кашыгы, лимонның дүрттән бер өлеше.
Солы ярмасына ике аш кашыгы кайнар су коеп, 1-2 сәгать төнәтергә, аннары шуңа лимон кисәге сутын сыгарга, алманы кырып салырга кирәк. Барысын бергә яхшылап болгатканнан соң, вакланган әстерхан чикләвеге белән киптерелгән җиләк-җимеш өстәргә.
Балага көненә 2-3 тапкыр ашатырга була. Ай дәвамында куллану мөһим.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев