Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Ризыкларны юып, кайнатып ашагыз

    Ел саен җәйге айларда ашыгыч медицина ярдәменә һәм район үзәк больницасы табибларына ашказаны-эчәк тракты авырулары уңаеннан байтак кеше мөрәҗәгать итә. Бу эчәклеккә йогышлы вируслар эләгү нәтиҗәсе. Сәламәт кеше организмына йогышлы эчәк авыруларын китереп чыгаручы вируслар ашамлык, су белән, пычрак куллар аша башта авызга, аннан соң ашказанына һәм эчәклеккә үтеп керәләр...

    Ел саен җәйге айларда ашыгыч медицина ярдәменә һәм район үзәк больницасы табибларына ашказаны-эчәк тракты авырулары уңаеннан байтак кеше мөрәҗәгать итә. Бу эчәклеккә йогышлы вируслар эләгү нәтиҗәсе.

    Сәламәт кеше организмына йогышлы эчәк авыруларын китереп чыгаручы вируслар ашамлык, су белән, пычрак куллар аша башта авызга, аннан соң ашказанына һәм эчәклеккә үтеп керәләр һәм шунда үрчи башлыйлар. 6-48 сәгатьтән соң чирнең билгеләре күренә: температура күтәрелә, эч авырта, косасы килү һәм косу күзәтелә, эч китү башлана. Тиз арада организм сусызлана, авыз кибә, эчәсе килә, авыру озакка сузылганда сусызлыктан шок барлыкка килергә мөмкин. Бу билгеләр аеруча балаларда кискен төс ала. Шуңа күрә, ашказаны-эчәк авыруы башлануның беренче билгеләре күренү белән кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
    Эчәклек инфекциясеннән саклану өчен гади генә кагыйдәләрне үтәү мөһим: суны һәм сөтне бары кайнатып эчәргә, яшелчәләрне һәм җиләк-җимешне кайнар су белән юарга, азык-төлекнең саклану вакытын һәм тәртибен үтәргә, ашау алдыннан кулларны юарга кирәк.
    Галина Ухливанова,
    район үзәк больницасы врач-инфекционисты.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: