Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Өлкән яшьтәгеләр аны ешрак ашасын!

Анардагы файдалы матдәләрне бер генә җиләк-җимеш тә алыштыра алмый.

Күп кенә галимнәр, бигрәк тә өлкәннәр өчен, гранатның файдалы булуын раслый. Алар бу җимешнең инсультка каршы бик яхшы профилактика чарасы булуын һәм, бу авырудан соң, организмны тергезүгә ярдәм итүен исбатлаган.

Анар куллану катарактаны, деменцияне һәм баш миенең башка авыруларын профилактикалауга ярдәм итә. Аның файдасы булсын өчен атнага бер тапкыр булса да ашарга кирәк.

Гранат суты эчкән кешеләрдә инсульт очраклары сирәк була. Ул кан басымын төшерә һәм кан әйләнешен яхшырта. Тик анар суты тешнең эмаленә зыян салырга мөмкин, шуңа күрә сут эчкәннән соң авызны чайкатырга кирәк.

Анар — куәтле табигый антиоксидант. Шулай ук ашкайнату процессын нормальләштерүгә ярдәм итә, ялкынсынуга каршы яхшы чара да ул.
Ашказаны җәрәхәте һәм гастрит авыруы көчәйгән вакытта гранат ашарга ярамый.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X