Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Нинди эчемлекләр савыгырга ярдәм итә?

Грипп, ковид, ОРВИ... Нәрсә генә янамый хәзер безнең организмга! Өстәвенә, салкын көннәр дә башланды. Салкын тию, вируслы-инфекцияле авыруларның беренче билгеләре сизелә башлау белән файдалы җылы эчемлекләр кулланырга кирәк. Аларның кайсылары иң нәтиҗәле? Хәзер беләбез.

Акмай һәм бал кушылган җылы сөт. Бу эчемлек савыгуны тизләтә, аеруча тамак авыртудан һәм ютәлдән файдалы. Сөтне кәстрүлдә 60 градуска кадәр җылытыгыз һәм бераз эретелгән акмай һәм бал кушыгыз. Мәтрүшкә, юкә чәчәге, ромашка төнәтмәләрен дә бераз кушарга була. Җылы килеш эчегез.

Мүк җиләге белән имбирдан морс ясап эчсәгез, иммунитетыгызга зур ярдәм булыр. Шикәр урынына бал кушсагыз, тагын да файдалырак.

Лимонлы коктейль. Халык медицинасын хуп күрүчеләр, бу эчемлек салкын тиюне 1-2 көндә юк итә, дип ышандыра. Аны болай әзерлиләр. 1,5 литр кайнаган җылы суга бер лимон суты, 1 грамм аскорбин кислотасы һәм ике калак эре тоз салырга кирәк. Яхшылап бутарга. Көненә бер стакан эчәргә. Биш көн кулланырга була.
Кайнар чәйгә имбир, бал кушып эчсәгез дә бик яхшы булыр.

Сәламәт булыгыз!

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев