Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кан басымы кинәт төшеп китсә...

Бу авырудан күпчелек очракта хатын-кызлар җәфалана.

Кан басымы югары булган кешеләргә төрле киңәшләр гәзит-журналларда басылып тора, алар өчен махсус дарулар да күп. Ә менә кан басымы түбән булган авыруларга ничек ярдәм итәргә? Югыйсә, гипертония кебек үк, гипотония (түбән кан басымы) чире дә киң таралган. Бу авырудан күпчелеге хатын-кызлар җәфалана.

Кан басымы ир-егетләрдә — 100/85, ә хатын-кызларда 95/65 мм-дан түбән икән, бу түбән кан басымы булуын аңлата. Өйдә дәваланганда иң файдалысы — кан тамырларын чыныктыру. Моның өчен көн саен иртән дымлы тастымал белән яхшылап ышкып сөртенергә кирәк. Җилләтелгән бүлмәдә, яки саф һавада 5-7 минут чамасы күнегүләр ясау да файдалы.

Каты чәй, каһвә эчү дә ярдәм итә. Ләкин кофеинлы эчемлекләрне артык күп эчү йөрәк эшчәнлегенә начар йогынты ясый.

Мөмкин тиклем күбрәк җәяү йөрергә, йөзү белән шөгыльләнергә, җәй көннәрендә велосипедта йөрергә, кышын чаңгыда шуарга киңәш ителә.

Витаминнарга бай яшелчә, җиләк-җимешне, бигрәк тә кишер, лимон, кара миләш, гөлҗимешне, йомырка, балык уылдыгы, сыер бавырын рационга ешрак кертергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев