Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кызыл миләш, кара миләш...

Миләшләр өлгергән вакыт. Аның кызылы да, карасы да бик файдалы. Бу җимешләрдән бик күп тәмле ризыклар, эчемлекләр әзерләп була.

Кызыл миләштән куас эшләү өчен безгә кирәк булачак:
бер килограмм миләш, ярты килограмм шикәр, ун грамм чүпрә, дүрт литр су.

Пешкән кызыл миләшләрне юыгыз, эмальле кәстрүлгә салып, изегез. Өстенә кайнап чыккан су салып, янә кайнатып чыгарыгыз. Җылы килеш марля аша сөзегез.

Аерым савытта әз генә суда эретелгән чүпрәне, шикәрне кушып, яхшылап болгатыгыз. Куасны пыяла шешәләргә салып, яхшылап ябыгыз һәм сакланырга салкын урынга куегыз.

Тирләп-пешеп мунча кереп чыкканнан соң мондый куасны эчеп җибәрү — үзе бер җан-тән рәхәте!

Кара миләштән пирог әзерләү өчен кирәк булачак:
бер стакан кефир, өч йомырка, бер стакан шикәр, 400 грамм кара миләш, ике стакан он, ярты калак сода.

Йомырканы шикәр белән күпертеп, кефир кушыгыз. Хәзер сода, он һәм җимешләрне салыгыз. Яхшы итеп бутагач, майланган табада 175 градуска кадәр җылытылган мичтә 25-30 минут пешерергә кирәк.

Тәмле булсын!

Чыганак

Архив фотосы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X