Кызыл чөгендер яман шештән саклый
Кызыл чөгендер бик күп дәвалау үзлекләренә ия. Чөгендер үзе дә, сабагы да файдалы. Тамыразыктагы клетчатка һәм органик кислота ашказаны, эчәкләрнең дулкынсыман кыскаруын яхшырта. Яшелчә спазмлы колит, йөрәк-кан тамырлары авырулары булганда, канкансыман биз кирәгеннән артык эшләгәндә, башта атеросклероз күзәтелгәндә файдалы. Кызыл чөгендер яман шеш авыруына каршы да көрәшә.
Кызыл чөгендер согын гипертония, бавыр, лимфа юллары авырулары, азканлылык борчыганда, җиңелчә бәвел кудыру өчен эчәләр. Ләкин яңа сыгылган сокта оча торган зарарлы фракцияләр бар. Алар кан тамырларында спазм хасил итәргә, башны авырттырырга, күңелне болгатырга мөмкин. Шуңа да кызыл чөгендер согын эчәр алдыннан ике-өч сәгать савытның өстен ачкан килеш суыткычта тоту шарт.
Кан тамырларын ныгыту өчен 100 г кипкән кызыл чөгендер сабагын, бүлмә температурасындагы 1 литр суда 8-10 сәгать төнәтәләр. Ашарга 15 минут кала көнгә 4 мәртәбә 100әр мл эчәләр. Дәвалану курсы – 1 ай.
Гипертония борчыганда кызыл чөгендер согын ашарга 10-15 минут кала көнгә 3 тапкыр 1/3әр стакан кабул итәләр. 7 көн дәвалангач, 4 көн тәнәфес ясыйлар һәм процедураны кабатлыйлар. Шундый берничә курс узалар.
Кызыл чөгендер һәм кара миләш сокларын бергә кушып эчкәндә дә, кан басымын җайга сала.
Салкын тиеп авырганда 1 стакан кызыл чөгендер согына 0,5 стакан бал салып болгаталар. Ашар алдыннан көнгә 3-4 тапкыр 2шәр аш кашыгы кабул итәләр.
Көчле ютәл күзәтелгәндә мондый сироп ясыйлар: кызыл чөгендерне саламлап турыйлар һәм шикәр белән аралаштырып, катламлап банкага салалар. 30 минут пар ваннасында тоталар. Көнгә 4-5 мәртәбә җылы килеш 1әр чәй кашыгы эчәләр.
Ашказаны-эчәк тракты һәм уникеилле эчәк авырулары вакытында 1:2 нисбәтендә кызыл чөгендер белән бәрәңге сокларын кушып болгаталар. Ашарга ярты сәгать кала көнгә 3 мәртәбә 50шәр мл эчәләр.
Кызыл чөгендер согын кишер, кабак, алма соклары белән кушып файдаланырга да мөмкин.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев