Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кычыткан җыйдыгызмы?

Дару аяк астында.

Кычыткан яфраклары төнәтмәсен кан куерганда, гастритны дәвалаганда, эчке органнар канаганда кулланалар. Ул шулай ук чәчне үстерә һәм ныгыта. Моннан тыш, кычыткан бозымнан да саклый икән. Моның өчен кычыткан себеркесе бәйләп, өйне шуның белән себереп чыгарга кирәк. Ул энергетиканы чистарта, өйне һәм гаилә әгъзаларын күз тию һәм бозымнан саклый.

— Кычытканның яфраклары витаминнарга, аерым алганда, аскорбин кислотасына һәм каротинга, шулай ук К, В2, В3 витаминнарына бай. Моннан тыш, яфракларында органик кислоталар, крахмал, шикәрләр, хлорофилл, шулай ук камедь, тозлар һ.б. бар. Кычытканның чагу үзлеге төкчәләрнең тукыма согындагы кырмыска кислотасыннан. Кычыткан яфраклары көлендә 6,3 процентка кадәр тимер оксиды бар.

— Кычытканда К витамины һәм дуплау матдәләре күп булганлыктан, ул кан китүне яхшы тукта. Аннан әзерләнгән сыек экстракт яки төнәтмә даруханәләрдә сатыла.

— Кычытканны гипо- һәм авитаминозларны, атеросклерозны дәвалау һәм профилактика чарасы буларак файдаланалар.

— Бу үсемлек ярдәмендә азканлылыкны дәвалыйлар, чөнки ул гемоглобинны күтәрә һәм эритроцитларны арттыра.

— Яфракларының кайнатмасы кандагы шикәрне киметә.

— Кычытканнан кайнатма бала имезүче хатыннарда сөт килүен арттыра.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев