Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кузгалак 1001 авырудан дәва

Кузгалак – витаминлы, файдалы үлән. Ул ашкайнату системасына уңай йогынты ясый, бавыр һәм үт куыгы эшчәнлеген яхшырта. Кан агуны туктата, азканлылыктан, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан ярдәм итә. Шулай ук тире авыруларыннан, кычытудан булыша, аллергиядән коткара.

– Яфраклары һәм кузгалак җимешләре бөрү үзлегенә ия һәм авыртуны басарга ярдәм итә. Яфраклары – җәрәхәтләрне төзәтә, токсиннарны чыгара, ялкынсынуны бетерә һәм зәңгелә (цинга) авыруына каршы профилактика чарасы булып тора.

– Кузгалак составына керүче суда эреми торган хуш исле органик матдәләр, аскорбин, К һәм С витаминнары уртлар зарарланган вакытта ярдәм итә. Шуңа күрә кузгалак яфракларыннан әзерләнгән төнәтмә авыз куышлыгын чайкау өчен кулланыла.

– Бил сызлаганда мондый төнәтмә әзерләргә була: бер кашык кузгалак тамырларына 300 мл кайнар су салып, 15 минут кайнатырга, өстен каплап куярга. Берничә сәгатьтән сөзәргә һәм шуны көненә өч тапкыр ике кашык эчәргә кирәк.

– Цистит булганда төнгә каршы кузгалак төнәтмәсе белән ванна керергә  була. Моның өчен 1 литр суга ярты кило кузгалак алырга, сүрән утта 10 минут кайнатырга һәм шуны ваннага салырга кирәк. Суның температурасы 36 градус булырга тиеш. Процедура вакыты – 10 минут.

– Ангинаны дәвалау өчен һәм бизгәктән яңа өзелгән үләнне һәм үсемлекнең каты булмаган сабакларын чистартырга, яхшылап юарга һәм артык суын саркытырга кирәк. Кайнар су белән пешекләргә, турарга һәм агач кашык белән изәргә. Соңыннан марля аша эмаль савытка суын сыгып, 5 минут кайнатырга. Төнәтмәне суыткычта сакларга кирәк. Көненә өч тапкыр, ашаган вакытта берәр кашык эчәргә киңәш ителә.

– Эч киткән вакытта да кузгалактан әзерләнгән дару ярдәм итәр. 2 кашык туралган тамырларны 0,3 литр кайнар суда төнәтергә, ярты сәгать су «мунчасы»нда тотарга кирәк. Суытып, сөзәргә дә күләмен башта алынган кебек дәрәҗәгә җиткерергә. Көненә өч мәртәбә, ашарга ярты сәгать кала 2 кашык эчәргә кирәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X