Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

Рус Тат
Сәламәтлек

Көзен иммунитетны һәм кәефне күтәрә торган 5 РИЗЫК

Диетолог Людмила Денисенко “КП” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә иммунитетны ныгытучы продуктлар турында сөйләп үткән.

Көзен төрле вируслар, болытлы көннәр, кояш нуры җитмәү үзенекен итә – тиз алҗыта, кәефкә кырын суга. Шул чагында безгә сезонлы җиләк-җимешләр ярдәмгә килә дә инде! Сезонлы, димәк, иң файдалысы!

1. Кабак – суперфайдалы диетик яшелчә

Кабакның әфлисун төсендәге кабыгы яшелчәдә чын мәгънәсендә антиоксидантлар һәм бета-каротинның (организмда А витаминына әйләнә) “мыжгып” торуын күрсәтә. Димәк, аны никадәр күбрәк ашасаң (ботка, аш белән һ.б.) организм яман шешнең кайбер төрләренә, йөрәк авырулары һәм картаюга каршы шуның кадәр яхшырак көрәшәчәк, дигән сүз. Анда әле су һәм С, В витаминнары, минераллар – калий, кальций, магний, тимер, цинк күп. Иң мөһиме – Д витаминына гаять бай. Ә аннан башка иммунитет йомшак була, кәеф тиз кырыла.

2. Хөрмә – чиргә кадәр, чирләгәндә һәм чирдән соң ашагыз!

Хөрмәдә бета-каратин кабактагыга караганда да күбрәк. Шуңа күрә яшьлекне озайту өчен алыштыргысыз җимеш ул. Анда шулай ук магний һәм кальций матдәләре бихисап. Йөрәк авыруларыннан интегүчеләр өчен дә шәп продукт! Көненә 1-2 җимеш ашап куйсаң, валокординга үрелеп тормаска да мөмкин.
Моннан тыш хөрмәдәге С һәм Р витаминнары кан тамырларын ныгыта. Ковидтан һәм вируслы башка чирләрдән соң тизрәк аякка басарга ярдәм итә.

3. Көзге җиләкләр – витаминнар һәм антиоксидантлар “келәте”

Мүк җиләге, сырганак, гөлҗимеш, кызыл миләш, балан – көзге-кышкы айларда иммунитетны ныгыта һәм кәефне күтәрә.

*Гөлҗимеш, мүк җиләге, кызыл миләш – С витамины буенча лидер. Гөлҗимештә әлеге витамин лимондагыга караганда 40 тапкыр күбрәк!

*Кызыл миләштә вак кан тамырлары өчен һәм калкансыман бизнең дөрес эшләве өчен бик кирәкле Р витамины зур микъдарда тупланган. Кара миләш йодка бай.

*Сырганак нерв системасы өчен гаять кирәкле серотонин матдәсеннән тора. Анда ул шоколадтагыга караганда дистәләрчә тапкыр күбрәк күләмдә.

*Мүк җиләге (клюква) – А һәм В, С витаминнары “келәте”. Шулай ук нервларны тынычландыру сәләтенә ия.

*Нарат җиләге (брусника) – каротин микъдары ягыннан барлык яшелчә, җиләк-җимештән өстенрәк тора. Нервлар һәм иммунитет өчен бик кирәкле В2 витаминына да бай.

Җиләкне, пешермичә, термоска салып, өстенә кайнар су агызып, төнгә калдырсаң, витаминнарга зыян килмәячәк.

4. Алма – сулыш өчен файдалы

Иң файдалысы – үзебезнең якта үсә торган җимешләр. Мәсәлән, алма. Нәкъ менә шушы җимештә минераль матдәләр һәм витаминнар безнең өчен иң кулай микъдарда тупланган. Ә инде салкын тидерү чорында бөтенләй дә алыштыргысыз җимешкә әйләнә ул. Галимнәр ачыклаганча, алманы даими ашаучылар (көненә кимендә бер алма) салкын тидерүдән, инфекцияләрдән азрак чирли, үпкәләре яхшырак эшли. Алма шулай ук үпкәләрне тәмәке төтененнән һәм һавадагы башка зарарлы матдәләрдән саклый.

5. Гөмбә – иммунитет өчен тылсымлы этәргеч

Гөмбәдәге бета-глюканнар – табигый полисахаридлар иммунитетны ныгыта. Моннан тыш гөмбә – Д витаминының (организмга җитмәгәндә, йогышлы чирләр йоктыру куркынычы арта) бик шәп чыганагы да. Моннан тыш гөмбәдә күзәнәкләребезне төрле зарарлы йогынтыдан саклаучы табигый антиоксидант – меланин күп.

– Дөрес, гөмбә, губка кебек, токсиннар һәм канцерогеннарны тиз сеңдерә, – дип кисәткән Людмила Денисенко. – Шуңа күрә гөмбәне урманда гына, юллардан, сәнәгать предприятиеләре, тимер юллардан ераграк урыннарда гына җыярга кирәк. Гөмбә быю мөмкинлеге юк икән, ышанычлы җитештерүчеләрдән шампиньон, вешенкалар сатып алырга мөмкин.


чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев