Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирус белән авырганнан соң иммунитет кайчанга кадәр саклануы ачыкланган

Коронавирус инфекциясе белән авырган кешедә иммунитет ким дигәндә сигез ай дәвамында саклана.

Монаша Университетының (Мельбурн) иммунология һәм патология кафедрасы профессоры Менно ван Зельма җитәкчелегендәге галимнәр төркеме ачыклаганча, инфекция йоктырганнан соң SARS-CoV-2 вирусы В-күзәнәкләренең хәтерен формалаштыра. Аның срогы сигез айга кадәр җитә һәм бу пациентларга инфекцияне кабат йоктырган очракта өзлегүләрне булдырмаска мөмкинлек бирә.

Материалларда хәбәр ителгәнчә, иреклеләрдән алынган канның 36 үрнәгенә анализ ясалган. Тикшеренүләр инфекция йоктырганнан соң 20 көн үткәч антитәнчекләрнең күләме кими башлавын күрсәткән. Әмма хәтернең В-күзәнәкләре шушы айлар дәвамында табылган, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев