Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Көненә ике фейхоа ашагыз!

Әле бу җиләкнең иң өлгергән һәм файдалы вакыты.

Кибет киштәләрендә, базарларда безгә бераз ят тоелган фейхоа күпләп күренә башлады. Әле бу җиләкнең иң өлгергән вакыты. Тик аның сезоны кыска, Яңа елга кадәр генә. Бу яшел җиләк бик тәмле, аның эчендәге йомшагында ананас, киви, җир җиләге тәме сизелә.

Фейхоа — йод күләме буенча диңгез продуктларыннан ким булмаган бердәнбер җимеш. Көненә ике җиләк ашап куегыз һәм калкансыман бизгә файдасы булачак. Өлгергән җимешләрендә С витамины, шулай ук цинк күп, ул иммунитетны бик яхшы саклый, ә андагы В витамины тырнаклар һәм чәч ныклыгы өчен бик кирәк.

Өлгереп җиткән фейхоалар тотып караганда өлгермәгән бананны хәтерләтә. Тәмле җиләкнең йомшагы хуш исле һәм сары була. Әгәр ул ак булса, җимеш әле өлгермәгән һәм әче була, ә коңгырт төстәгесе бозыла башлаганны аңлата.

Фейхоаны ничек ашарга, дисезме? Аның кабыгы авызны бераз бөрештерсә дә, үзе бик файдалы: ашказаны-эчәк эшчәнлеге өчен кирәк булган җепселләргә бай. Шуңа күрә җимешне кабыгы белән ашау яхшырак, аны икегә бүлеп, йомшыгын чәй калагы белән ашарга да була. Кабыгын чәйгә кушыгыз, ул лимон кебек үк тәмләтәчәк.

Витаминнары кышкылыкка саклансын өчен фейхоаны шикәр комы белән изегез. Кабыгы белән бергә эшләгәндә аеруча файдалы булыр. Аңа әфлисун, имбир кушарга мөмкин, ә шикәр комы урынына бал салыгыз.

Бу файдалы җиләкне салатларга да кушалар. Фейхоадан ит яисә балык өчен бик тәмле маринад ясарга да була. Йомшагына әфлисун яисә лимон суты һәм аз гына соя соусы кушыгыз. Җиләк-җимеш маринады балык итенә экзотик тәм бирәчәк, аны йомшартачак һәм сусылрак итәчәк.

Витаминга бай фейхоаны сезонында рәхәтләнеп ашап калыгыз!

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев