Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кишер суы кыйммәтле даруларны алмаштыра

Кишернең суы кеше өчен бик файдалы.

Ул бөтен организмны нормаль хәлгә китерә.  Кишер суы В, С, Д, Е, К витаминнарына бай, анда А витамины күп ул организм өчен бик файдалы, аеруча күзләр өчен.

Организмга ничек тәэсир итә соң ул? Кишер суы аппетитны күтәрә, ашказаны-эчәк системасы эшчәнлеген, тешләр структурасын яхшырта. Йөкле хатын соңгы айларында көненә 300 мл кишер суы эчсә, бала тудырганда сепсис (кан агулану) булмый. Кишер суы эчкән хатынның сөте сыйфатлы була. Шунлыктан йөкле һәм имчәк баласы булган хатыннарга кишер суы эчәргә киңәш ителә.

Кишер суындагы матдәләр күзләрнең күрү сәләтен яхшырта. Шуңа күрә очучыларга, машина йөртүчеләргә, журналистларга һ.б. эчәргә тәкъдим итәләр.

Кишер суы төрле шешләрне (яман шешне дә) дәвалаганда әйбәт ярдәм итә. Тән тиресе коры булса, гомумән, тире авыруларын дәвалаганда ул бик файдалы. Кишер суы эндокрин (эчке әгъзалар) системасын дәвалый, аны ирләргә җенси көчсезлектән, хатыннарга бала тапмаганда кулланырга киңәш ителә.

Источник

Фото /pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев