Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Карлыган яфрагының могъҗизасы

Халык медицинасында кара карлыган яфракларыннан чәйне салкын тию, подагра, ревматизм, сидек куыгы авырулары, бөер һәм сидек куыгында ташлар, шулай ук үпкә һәм тире авырулары вакытында кулланалар.

Кара карлыган яфракларында җиләгенә караганда витаминнар күбрәк. Андагы матдәләр алтын стафилококк, микроскопик гөмбәләр, дизентерия китереп чыгаручы матдәләр белән актив көрәшә, һәм тагын бик күп файдалы үзлекләре бар аның.

Карлыган яфракларыннан төнәтмә:

Кайнар су белән карлыган яфракларын пешектерергә һәм 1сәг. дәвамында төнәтергә, аннары сөзеп эчәргә. ⠀Кара карлыган яфракларыннан төнәтмә организмнан артык пурин һәм сидек кислотасы чыгара, шулай ук йомшак потогон чара буларак, матдәләр алмашы бозылганда һәм кан агуда кулланыла. Өстәвенә, туберкулездан, салкын тиюдән дәвалый.

Карлыган яфракларыннан кайнатма:

300 мл кайнар суны 50 г карлыганның коры яфракларына салып, 20 минут эчендә акрын утта кайнатырга кирәк. Сөзәргә һәм эчәргә. 

Кара карлыган яфракларыннан кайнатма - бөер, сидек куыгы, шеш вакытында бик яхшы чара. Ягъни, карлыган яфрагы белән чәйне даими кулланганда цистит, уретрит, пиелонефрит һәм шешенү сезгә янамый. Кара карлыган яфракларыннан кайнатма азык-төлек трактында патоген микроорганизмнарны юк итүгә ярдәм итә. Ашказаны белән дә проблемалар – эч богырдавы да, авырту да, авырлык та - булмаячак. ⠀

Кара карлыган яфракларыннан чәй:

1 ст. аш кашыгы вакланган яфракларны кайнатырга, аннары аларны пешереп чәйнеккә салырга, ике стакан кайнар су салырга. Якынча 20 минут төнәтергә. Чәйне сөзәргә һәм бал яки шикәр белән эчәргә. Хатын-кызлар авырулары, гомуми көчсезлек, тиз арыганлык вакытында файдалы.

Кара карлыган яфракларын әзерләү:

Өске һәм аскы яфракларны калдырып уртадагыларны гына өзәргә кирәк. Коры һавада гына яфракларны өзәргә ярый, бары тик сәламәт яфракларын гына, зыян күрмәгән һәм гөмбәсезләрен. Бу яфракларны кәгазьдә яки тукымада күләгәдә киптерәләр. Яфракларны юка катлам белән җәеп куялар һәм вакланганчы киптерәләр һәм коры урында х/б капчыкта яки ябык банкларда саклыйлар. Яфраклар әзерләү вакыты - чәчәк атканнан соң һәм җимеш биргәнче. Кагыйдә буларак, бу вакыт июнь аена туры килә.

Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез! Каршылыклар булуы мөмкин!

Чыганак

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X