Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гомерне озайта торган ризык

Атнага биш тапкыр иртән гап-гади йогырт ашау озаграк яшәргә ярдәм итә. Бөекбританиянең туклану өлкәсендә танылган белгечләре Джульетта Келлоу һәм Сара Брюэр әнә шундый нәтиҗәгә килгәннәр, дип яза MedikForum мәгълүмат порталы.

“Йогырт эчәкләр өчен бик тә файдалы пробиотиклардан, кальций, фосфор һәм аксымнан тора. Бу матдәләр организмнң саклагыч үзенчәлекләрен көчәйтеп, кешеләрнең яшьли үлеп китү куркынычын киметә”, – дип белдергән әлеге акыллы ханымнар. Аларның әйтүенчә, төрле тикшеренүләр йогыртның картаюга бәйле проблемалардан (остепорозны кертеп), кан басымы югары булудан котылуга ярдәм итүен раслаган. Баксаң, йогыртны атнасына биш тапкыр куллану гипертония куркынычын 20 процентка киметә ди.

Ә инде ризыкның иң файдалы сыйфатларыннан берсе – симерүдән саклау сәләте. Инглиз галимнәре аңлатып үткәнчә, йогыртның эчәкләр өчен үтә файдалы пробиотик бактерияләре туя белмичә ашауга һәм ризык начар үзләштерелүгә китерә торган зыянлы бактерияләрне кысрыклап чыгара. Шуның нәтиҗәсендә кеше, аппетиты кимеп, организмы өчен күпме кирәк – шуның кадәр генә ашый.

Чыганак: vatantat.ru

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев