Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Гемоглобин күтәрү өчен бик файдалы ризыклар исемлеге

    Кешенең гемоглобины нормада булуы мөһим.

    Гранат кальций, тимер, аксым һәм магний чыганагы булып тора. Бу җимеш анемия вакытында файдалы. Аның сутын көнгә өч тапкыр ашарга 20-30 минут кала ярты стакан эчәләр. Гранат суты ашказаны җәрәхәте, гастрит, панкреатит, эч кибү авыруы булган кешеләр өчен зарарлы.

    Цитруслы җимешләрне С витамины чыганагы дип кенә беләбез, ә аның гемоглобинны күтәрү өчен файдасы аеруча зур. Цитруслы җимешләрнең кабыгында минераллар һәм витаминнар ике тапкыр күбрәк.

    Реклама

    Тимергә бай ризыклар арасына хәлвә дә керә. Бу витаминнарга бай татлы ризык аеруча Иранда бик популяр. Хәлвәне авырлы хатыннарга да ашарга киңәш ителә.

    Диңгез кәбестәсе составында да тимер бар, ул организм тарафыннан җиңел үзләштерелә. Кандагы гемоглобин дәрәҗәсен күтәрү өчен аны көнгә берничә кашык ашау да җитә. Финик җимешендә дә тимер җитәрлек, аны ашау да гомерне озайта. Аны сайлаганда ялтырап торганына кызыкмагыз, андыйлары киптерер алдыннан шикәрле сиропта тотылган була.

    Чыганак

    Фото: https://pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: