Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гап-гади сарымсак нинди явыз чирләрне дәвалый ала?

Замана авыруы – ракны гап-гади сарымсак дәвалый ала икән. Ләкин моның үз серләре бар…

Әлеге көндә сарымсакта йөзгә якын химик кушылма барлыгы бил­геле. Әмма болардан башка сарым­сак – селенның да табигый чыгана­гы. Бу минерал, мәгълүм булуынча, иң мөһим антиоксидантларның берсе. Ачыклабрак әйткәндә, са­рымсак – ашказаны, туры эчәк, ут куыгындагы яман шешләрне кисәтүче сихәтле үсемлек. Кышла­ган сарымсак сыгынтысы яшьне­кенә караганда күпкә файдалырак. Селен шулай ук башка азыкларда бөртекле культураларда һәм алардан әзерләнгән продукциядә, иттә, балыкта бар. Селенның югары кон­центрациясе шулай ук балык уылдыгында һәм бавырында да та­былган. Әмма бу минералның иң бай чыганагы – бразилия чикләве­ге. Яшелчәләрдә һәм җимешләрдә, үкенечкә каршы, селен бик аз микъ­дарда күзәтелә.

* * *

Сарымсак суты шулай ук орга­низмны шлаклардан да чистарта: ашказаны, эчәк эшчәнлеген яхшыр­та, бәвел кудыра. Агулы матдәләрне сарымсак суты тире аша бүлеп чы­гаруга ярдәмләшә.

* * *

Сарымсактан эшләнгән компресс остеохондрозны дәвалауда уңыш­лы кулланыла. Компрессны сарым­сакка спирт яки аракы кушып әзер­лиләр. Катнашманы авырткан урын­нарга сөртеп, тастымал ябалар, ә өстеннән җылы йон әйбер белән бәйләп куялар.

Компресс 200 грамм вакланган сарымсакка 0,5 литр аракы яки спирт кушып эшләнелә. (Бер атна торырга тиеш). Компресс төнге­леккә ябыла.

* * *

Теш сызлаганда, сарымсакның сутына яки измәсенә чиста тукыма­ны манчып алып, кулга (беләзек сөягенә) бәйлиләр. Уң як казнадагы теш сызласа, измәне сул якка, сул яктагысы авыртса уң якка бәйлиләр.

* * *

Сарымсак измәсен горчичниклар урынына да кулланып була. Баш авыртканда аны чигәгә куялар.

Халык медицинасында сарымсак мае да киң кулланыла. Уртача зурлыктагы бер баш сарымсакны әрчеп, измә ясыйсың һәм пыяла банкага салып, чистартылмаган көнбагыш мае кушасың. Банка су­ыткычның түбән киштәсенә куела. Икенче көнне лимоннан бер чәй ка­лагы сут сыгып, аш кашыгына сала­сың, шуңа 1 чәй калагы сарымсак мае кушасың һәм яхшылап болгата­сың. Көненә 3 тапкыр ашарга ярты сәгать кала шушы катнашманы әзерләп эчәсең.

Дәвалау курсы 1-3 ай, аннан бер ай ял иту кирәк. Ял иткәннән соң дәвалану дәвам ителә. Баш миендәге кан тамырларын киңәйтә, чистарта, тын кысуны бетерә, скле­розны дәвалый.

Сарымсак суты тимер, калий, кальций, магний, натрий, фосфор, марганец, цинк, «С», «В» витамин­нарына, никотин кислотасына, йод һәм бакырга бай.

Аңарда шулай ук холестеринны киметүче флавоноидлар һәм йөрәк клапаннарын һәм тамырларын тәртиптә тотучы органик германий да бар.

Су кушып сыегайтылган сарымсак сутын атеросклерозда, стенокардиядә, югары кан басымында, тромбоздан интеккәндә эчәргә тәкъдим ителә. Андагы эфир майлары бронхларны һәм үпкәне майлардан арындыра­лар. Сарымсакны изеп, май кушып, мазь ясыйлар. Тын юллары ялкын­сынганда шуның белән кулбашлар­ны, күкрәкне уарга мөмкин.

Чыганак: Тулпар

https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X