Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Дөрес туклану буыннарны чистарта

Буыннарга тоз утырганда авырту күзәтелә, кеше авыр хәрәкәтләнә башлый. Мондый хәл күпләргә таныш. Буыннар сәламәт булсын өчен организмны тоз, токсин матдәләрдән чистартырга кирәк.

Беренче чиратта күп сыеклык эчү зарур. Әйтик, артроз белән авырганда көн дәвамында, кимендә, 8 стакан су эчәргә киңәш ителә. Компот, морс, шулпа эчү файдалы.

Чәй яки каһвәне үлән төнәтмәләре белән алыштырыгыз. Меңьяфрак (тысячелистник), тубылгы (таволга), мәтрүшкә (душица), маргаритка, календула, шомырт яфрагы һәм чәчәге, җиләк, карлыган, кура җиләге, чия яфраклары, бөтнек, бадан үләннәре файдалы. Алардан хуш исле чәй пешерергә мөмкин.

Буыннар сәламәт булсын өчен туклану рационын да дөрес итеп сайлау мөһим. Составында пектин, гемицеллюлоз булган ризык­лар организмны чистарта. Алар кабак, кәбестә, кишер, чөгендер, алма, груша һ.б. яшелчә, җиләк-җимешләрдә бар. Болар барысы да үзләренә токсин матдәләрне, ризык, дару калдыкларын сеңдерәләр. Әлбәттә, тоз күләмен киметү, тозлы, ысланган, какланган, тәмләткечле ризыкларны азрак куллану сорала. Дөрес туклану гәүдә авырлыгын да нормада тотарга булыша. Ә артык килограмм нәтиҗәсендә буыннарга, бигрәк тә оча-бот буыны, умыртка баганасы, тездәге кимерчәккә көч килә.

Буыннар сәламәт булсын өчен күбрәк балык ашарга кирәк. Ул кальций, фосфор, тимер, А, Е, Д витаминнарына бай. Алар минераллар алмашын җайга салырга ярдәм итә. Әлеге элементлар йомырка сарысы, эремчек, брынза сыры, кузак­лылар, редис, салат яфрагы, төсле кәбестә, кыяр, чикләвектә бар. Диңгез балыклары омега-3 май кислотасына бай. Ул атеросклероздан саклый, барлык органнардагы, шул исәптән буыннардагы кан әйләнешен яхшырта.

Буыннар һәм аяклар арганда куллану өчен ванна

* 4100 г имән кайрысын 1 литр суда, савытның өстен япкан килеш, 30 минут чамасы кайнаталар. Төнәтмәне сөзеп, ваннадагы суга өстиләр. Суның температурасы 37-38 градус булырга тиеш. Кич йоклар алдыннан шунда 15-20 минут ятып торалар. Ванна авыртуны басарга сәләтле.

4100 г шалфей үләнен 1 литр кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Алда әйтелгән тәртиптә кулланалар.

* 450шәр г юкә чәчәге һәм бөтнек яфрагын 1 литр кайнар суда 30 минут төнәтәләр. Кайнар су өстәп, шунда 15-20 минут аякларны тыгып торалар. Аякның авыртуы да, аруы да шундук бетә.

akcharlak.com

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев