Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Дару урынына – массаж

Сәламәтлек белән бәйле тайпылышлар булганда, дару эчкәнче, организмның үз көче ярдәмендә дәваланырга кирәк. Аның өчен үз-үзеңә массаж ясау җитә.

Бармакларда актив нокталар бик күп.

Аларның һәркайсы аерым орган белән бәйләнгән. Әлеге нокталарга массаж ясап авыртуны басарга мөмкин.

а) Ашкайнату белән тайпылышлар булганда, имән бармакны уалар. Теш авыртканда, бу бармакның тырнак астындагы ноктаны массажлыйлар.

б) Урта бармакка массаж ясау, кан тамырлары системасы эшчәнлеген җайга сала. Болай эшләү кан басымы уйнамасын өчен дә кирәк.

в) Үпкәдә тайпылышлар башланганда, баш бармакны уалар. Баш бармак тырнагының айга охшаган ак өлешенә басу ютәлне дәвалый.

г)  Стресс кичергәндә, нервланганда исемсез бармакка массаж ясыйлар.

д) Чәнти бармак йөрәк һәм нечкә эчәк белән бәйләнгән. Бу бармакка массаж ясап, эч кибүдән арынырга, йөрәк эшчәнлеген җайга салырга мөмкин.

https://akcharlak.com

фото: https://pixabay.com


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X