Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешәнлеләрне кисәтәләр: сак булыгыз - талпан!

Быел яз иртәрәк һәм җылы килү сәбәпле, талпаннар да иртә уянды. Район үзәк хастаханәсенә инде 11 чирмешәнле талпан кадалу белән бәйлемөрәҗәгать иткән (былтыр бу вакытка 5, ел дәвамында 49 очрак теркәлгән).

Тереклек итү өчен талпанга +1-3 градус тирәсе җылылык җитә. Май уртасыннан алар үрчи башлый,  бу чор июнь ахырына кадәр саклана. Талпан тешләү очракларының “пик” ноктасы да, гадәттә, шушы вакытка туры килә.

Белгечләр әйтүенчә, талпаннар аша иярә торган йогышлы авыруларның саны елдан-ел арта. Ләкин бөтен кадалган талпаннан да кешегә йогышлы авыру иярә дигән сүз түгел. Бары тик вирус йөртүче талпан тешләгэн яки аны сыткан очракта зарарланырга мөмкин.

-Талпан энцефалиты– җитди йогышлы, үзәк нерв системасын зарарлый торган авыру. Яшерен чоры 7 көннән 30 көнгә кадәр булырга мөмкин. Авыру кисәк башлана, температура 38-39°С кадәр күтәрелә, калтырата, күз алмалары, мускуллар сызлый, тамак кызара, йотканда борчый. Авыру эзсез дә узарга мөмкин. Күпчелек очракта ул мускуллар параличына, инвалидлыкка китерергә, хәтта үлем белән тәмамланырга да мөмкин, - ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Лилия Мортазина. - Талпан боррелиозының яшерен чоры  2 көннән 32 көнгә кадәр сузыла. Авыру бигеләре ОРВИ шикелле генә дә узарга  мөмкин: тән температурасы 37-38 °С кадәр күтәрелә, тән сызлый, калтырата, хәлсезлек барлыкка килә, баш авырта. Талпан боррелиозында да терәк-хәрәкәт аппараты, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системалары, күзләр, бавыр, талак кебек органнар зыян күрә. Чир озак вакытка эшкә яраксызлыкка, инвалидлыкка китерә ала.

Районда талпан энцефалитаны каршы урман хуҗалыгы, нефть оешмалары, коммуналь челтәрләр белгечләренә һәм аучыларга имунизация ясала. Быел дүрт кеше вакцинация, 24 кеше ревакцинация үткән.

Табигатькә ял итәргә чыкканда, язгы кыр эшләре вакытында талпаннардан саклану чаралары турында онытмагыз, диләр табиблар. Тиешенчә киенергә, ягъни талпан тәнгә кадалмаслык булырга тиеш, махсус сиптергеч препаратлар кулланырга мөмкин.  Чалбар аяк киеменә яки тыгыз резинкалы носки эченә тыгылырга тиеш. Өс киеме чалбар эченә кертелгән, ә җиңнәре озын, төймәләнгән, я тыгыз булсын, тәнгә тиеп торсын. Башны, муенны тулысынча каплый торган баш киеме (мәсәлән, капюшон яки яка эченә кертеп бәйләнгән яулык) киегез. Кием ачык төстә икән, анда талпаннар яхшырак күренәчәк.

Талпан, гадәттә, үзенең корбанын чирәмдә көтеп тора. Кайберәүләр аны агачтан күчә дип ялгыша. Талпан һәрчак астан өскә үрмәли, кием аша тәнгә керер урын тапканчы менә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев