Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирне кисәтү яхшырак

Бүгенге көндә безнең районда ВИЧ - инфекцияле 13 кеше диспансер исәбендә тора, шуларның 7се - хатын-кыз, 6 сы - ир-ат. ВИЧ - авырулы аналардан 9 бала туган. Кызганычка каршы, районда ел саен 1-2 кешедә шундый чир ачыклана. Нинди социаль катламнан һәм матди яктан ничек тәэмин ителгән булуларына карамастан, һәркем дә...

Бүгенге көндә безнең районда ВИЧ - инфекцияле 13 кеше диспансер исәбендә тора, шуларның 7се - хатын-кыз, 6 сы - ир-ат. ВИЧ - авырулы аналардан 9 бала туган. Кызганычка каршы, районда ел саен 1-2 кешедә шундый чир ачыклана.

Нинди социаль катламнан һәм матди яктан ничек тәэмин ителгән булуларына карамастан, һәркем дә ВИЧ йоктырырга мөмкин. Организмыңны бу авырудан саклау өчен, ел саен кан анализы тапшырып торырга, тәртипсез җенси элемтәләргә керүдән тыелырга кирәк.
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан эшмәкәрләр Юрий Суворов һәм Роза Бәдретдиноваларның иганә ярдәме белән ВИЧ-позитив аналардан туган балаларга бүләкләр тапшырылды. Чирмешән район үзәк больницасы җитәкчелеге һәм ата-аналар исеменнән аларга зур рәхмәт белдерәбез.
Альмира Гарифуллина,
эпидемиология мәсьәләләре буенча баш врач урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СПИД