Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешәнлеләр, белегез, пычрак кул - инфекция чыганагы

Татарстанда 15 апрельгә кадәр санитар-эпидемиологик катгый режим кертелде.

Республикада кешеләрнең коронавирус чиренә шикләнеп табибларга мөрәҗәгать итү очраклары булган, әмма аларның берсендә дә диагноз расланмаган. Әлеге чирнең тиз таралучан булуы мәгълүм, шуның өчен, Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча, коронавируска каршы көрәш штабы тарафыннан 15 апрельгә кадәр санитар-эпидемиологик катгый режим кертү карары булдырылган.

Бүген иң мөһим мәсьәлә – нәрсә эшләргә һәм әлеге чирдән ничек сакланырга? Район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина саклык чаралары хакында түбәндәгеләрне әйтте:

- Әлеге вирус респиратив, ягъни ул кешедән кешегә йөткергән, төчкергән вакытта 2 метрга кадәр арада вак лайла тамчылары аша күчә. Әгәр дә һәркем тиешле саклык чараларын күрсә, коронавируска чик куярга мөмкин. Ә алар нәтиҗәле, шул ук вакытта грипп һәм ОРВИ эпидемиясе вакытындагы кебек бик гади, - ди Лилия Шамил кызы. – Шулай итеп, кулларны сабын белән ешрак юарга кирәк. Әгәр  андый мөмкинлек юк икән, спирт сеңдерелгән салфеткалар кулланыгыз. Юылмаган куллар белән борынга, күзләргә тимәгез. Кулларыгыз - инфекция чыганагы. Гомуми сөлгеләр кулланмагыз. Эш урыннарында гигиена чараларын үтәгез. Эштә һәм өйдә бүлмәләрне еш җилләтегез, юеш чүпрәк белән сөртеп торыгыз. Болардан кала, һәр көнне душ керегез, чәчләрегезне юыгыз.

Кул биреп күрешмәгез, бер-берегезне ияк кагып яки елмаеп сәламләргә була. Халык күп урыннарда, җәмәгать транспортында йөргәндә, авыруларны караганда чирдән саклану өчен медицина маскалары кияргә мөмкин. Әгәр дә маска юешләнсә яки пычранса, аны чистага һәм корыга алмаштырыгыз. Бер тапкыр кулланыла торган масканы икенче тапкыр кимәгез. Аларны һәр файдаланудан соң ташларга һәм  утильләштерергә кирәк.

Үзегезне начар хис итсәгез, температурагыз күтәрелсә, респиратив инфекция симптомнары сизәсез икән – геройланырга түгел. Өегездә генә торыгыз, үзегезне һәм тирә-юньдәгеләргә куркыныч тудырмагыз.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев