Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән районында онкология белән 533 кеше исәптә тора

Яман шеш - рак авыруы, ни кызганыч, тормышыбызга ел саен ныграк үтеп керә. Кайвакыт сиздермичә үрмәләгән мәкерле авыру тап-таза, сәламәт кешеләрне дә бик кыска вакыт эчендә ”яндырып”, аннан үз тырнагыннан ычкындырмый. Шуңа күрә табиблар, рак баш күтәрмәсен өчен, даими тикшеренеп торырга киңәш итә.

Хәзер безнең район үзәк больницасының беренчел онкологик кабинетында барлыгы 533 кеше исәптә тора. Бу исемлеккә 20 кеше быелның ярты елында гына өстәлгән. 2019 елда яман шеш 21 кешенең гомерен өзгән. Чирнең соңгы стадиясендә, азынган чорында   14 очрак ачыкланган, ул авыруларның 28,5 проценттан күбрәге бер ел да яши алмаган. Быел диспансеризация узучылар арасыннан  9 кешене  тикшеренергә җибәргәннәр - аларның икесе һәм профилактик күренүдә соң алты кеше исәпкә куелган

Ракны күз уңыннан ычкындырмас өчен  нишләргә?

Һәркем саулыгы хакында үзе кайгыртырга тиеш. Кеше бераз   сәламәтлеге какшавын сизә икән, участок табибына мөрәҗәгать итсен. Ел саен флюорография үтү мәҗбүри. Ир-атларның җенес органнары системасына зары бар икән – урологта,  хатын-кызлар карау кабинетында тикшеренергә тиешләр. Рак башлангыч стадиясендә яхшырак дәвалана. Ә инде авыру көчәйгәч, кеше ябыга, начар ашый,  авыр хәрәкәтләнә, тикшеренү һәм дәвалану соңга кала.

Диспансеризация чирне вакытында ачыклау өчен үткәрелә. Бу вакытта ир-атлар ПСАга (простата-специфический анализ) кан анализы  бирә, хатын-кызлар маммография үтә, циталогия анализлары тапшыра. Бу тикшеренүләр  мәни бизе (предстательная железа),  сөт бизе рагы,  калын эчәктә,  аналык муенсасында ракны ачыклау өчен  үткәрелә.

 Табиблар янына барудан куркырга кирәкми, чирен яшергән – үлгән, ди безнең халык .

Яман шеш хакында түбәндәге симптомнар хәбәр бирергә мөмкни:

  • бернинда сәбәбсез артык ябыгу;
  • тәндәге үзгәрешләр, тәндә ике атнадан артык бетмәүче шеш, яралар:
  • тавыш утыру;
  • хатын кызларда корсакның аскы өлеше, күкрәкләр авырту;
  • сигән вакытта, ир-атларның авырту барлыкка килү, канлы сыеклык бүленеп чыгу.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев