Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән районында 11 наркоман исәпкә куелган

"Энәгә утырганнар" арасында 21 яшьлеге дә, 55 яшьлеге дә бар, наркоманнарның барысы да – ир-егетләр.

Наркомания- организмның хроник агулану халәте, кешенең наркотикка тартылуны җиңә алмаслык дәрәҗәгә җитүе. Наркотиклар- исереклек халәте, ә даими кулланганда, аңа күнегү һәм нык бәйлелек тудырырга сәләтле матдәләр ул.

Наркоман үз теләге белән үз-үзенә кул салу өчен акчасын тиененә кадәр бирә, кыйммәтле әйберләрен һәм хәтта фатирын сата. Наркотик таба алмаса, 6-12 сәгатьтән соң аңарда «ломка» башлана. Бу кеше «ватылу» мизгелендә туган әнисен дә сатарга, бер укол алу өчен, теләсә нинди җинаять эшләргә, хәтта кешене үтерергә һәм үз-үзенә кул салырга мөмкин.

Ни өчен яшьләр наркотикка тартыла? Моның сәбәпләре төрле: мәктәптә төрле проблемалар барлыкка килә, гаиләдә үзара мөгамәләнең киеренкелеге, гаиләдә әледән-әле була торган каршылыклар, ата-ананың бала тәрбияләүгә игътибары җитмәү.

Өйдә әти-әниләре эчкече булган балалар да, мул тормышта үскән балалар да наркотик колына әйләнергә мөмкин. Өлгереп җитмәгән, тормыш бусагасына яңа гына аяк баскан яшүсмер төрле сынаулар алдында югалып кала, чарсызлыктан үзенә игътибар эзли. Шулай итеп, үзен аңлаучы дуслар таба һәм, үзе дә сизмәстән, наркотиклар куллана башлый.

Наркотиклар белән бәйле проблемалар бар икән район үзәк больницасының нарколог кабинетына (28 кабинет) мөрәҗәгать итегез (телефон 2-57-84).

Наркотик матдәләрнең һәммәсе дә агу. Организмга эләккәч, алар үзәк нерв системасына тәэсир итеп, наркотик исереклелек халәтен китереп чыгара. Аны табиблар телендә “эйфория” диләр. Бу халәттә кеше чынбарлыктан тулысынча аерыла. Ул вакытлыча рәхәтлек, канәгатьләнү хисе кичерә. Наркотиклар баш миенең, үпкәнең, канның күзәнәкләрен тарката; психоз, эпилепсия кебек каты авырулар, күңел болгану – наркоманның юлдашына  әверелүче авырулар.

Наркомания – замана чире. Кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Шуңа да наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалуга бердәнбер дөрес җавап – алардан кискен төстә баш тарту!

Зилә Минеголова,

медицина профилактикасы  буенча табиб.

Фото: архив.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X