Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән районында ун кеше үпкә рагыннан үлгән

Узган ел районда ун кеше үпкә рагыннан дөнья куйган. Шуларның тугызы ир-атлар. Алар барысы да тәмәке тартканнар. Гомумән, районда яман шеш диагнозы белән 423 кеше исәптә тора. Андый зәһәр чиргә юлыгучылар санының ел саен арта баруы күңелгә шом салырлык хәл. Быел гына да бу авыру җиде якташыбызның гомерен өзәргә өлгергән....

Узган ел районда ун кеше үпкә рагыннан дөнья куйган. Шуларның тугызы ир-атлар. Алар барысы да тәмәке тартканнар.

Гомумән, районда яман шеш диагнозы белән 423 кеше исәптә тора. Андый зәһәр чиргә юлыгучылар санының ел саен арта баруы күңелгә шом салырлык хәл. Быел гына да бу авыру җиде якташыбызның гомерен өзәргә өлгергән.
-Бигрәк тә үпкәдәге яман шештән үлүчеләр күп. Әлеге чир, иң беренче чиратта, тәмәке тарту аркасында баш калкыта. Тәмәке тартуның ракка китерүе дәлилләнгән факт. Статистика буенча, үпкә рагы белән авырганнарның 93,5 проценты тартучылар. Аннан, исәнлеккә зарарлы эштә эшләү, үпкәдәге хроник авырулар да яман шешкә этәргеч бирә, - ди район үзәк больницасы табиб-онкологы Айрат Кашапов.
Табиб сүзләренчә, әлеге чир бик мәкерле: беренче мәлне ул сиздермичә килә. Бераз соңрак авыру кеше коры, аннан буылып-буылып ютәлләүдән зарлана. Аның тән температурасы күтәрелә. Күкрәк читлеге авырта, тын алуы кыенлаша. Болардан тыш, кеше тиктомалдан хәлсезләнә башлый, аппетиты югала, авырлык кими. Андый билгеләр күренү белән, вакытында табибка мөрәҗәгать итү кирәк. Моны озакка сузмавың хәерле. Ел саен флюорография үтү дә чирне башлангыч стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы