Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән больницасына яңа автомашиналар бирделәр

Район үзәк больницасы автопаркы тагын ике автомашинага баеды, шушы көннәрдә бирегә Казаннан ике «Лада Ларгус» алып кайттылар.

-"Каталка" белән җиһазландырылган бу автомобильләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан бирелде. Алар беренчел медицина-санитар ярдәм звеносы өчен билгеләнгән, - диде больницаның баш табибы Лилия Мортазина. -Документларын рәсмиләштергәннән соң, бу техникалар Иске Котыш һәм Шешминка табиблык амбулаторияләренә тапшырылачак. Быел әле тагын яңа биш машина кайтырга тиеш.

Шунысын да әйтергә кирәк, соңгы ике елда больница яңа дүрт ашыгыч медицина ярдәме машинасы, УАЗ-Патриот һәм Лада-Гранта автомобильләре алды. Димәк, халыкка медицина ярдәме күрсәтүне яхшыру өчен мөмкинлекләр арта.

Кадыйр Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев