Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чөгендер яфрагын ашагыз, файдасы күп!

Чөгендернең үзен генә ашарга гадәтләнгән без. Ләкин яфрагының файдасы турында да онытмаска кирәк.

Яшел яфраклар аскорбин кислотасына, РР, А витаминына, кеше психикасына уңай йогынты ясый торган В төркеме витаминнарына, фолий кислотасына, минераль катнашмаларга бай. 

Чөгендер яфракларын ябыгу өчен дә ашыйлар, чөнки аның калорияләре аз. Гомумән алганда, ул иммунитетны күтәрергә, йөрәк-кан тамырларын, сөякләрне ныгытырга ярдәм итә. Кыш көне ашау өчен, сез аны суыткычта катырып куя аласыз. Канда тимер күләме аз булган кешеләргә аеруча файдасы тиячәк. Эчәкләр белән бәйле проблемалар булганда да кулланырга киңәш ителә.

Чөгендер яфрагы ир-егетләрнең дә, хатын-кызларның да җенес органнары белән бәйле авырулар булганда файдалы. 

Яфракларның файдасы никадәр күп булмасын, ул организм өчен зыян китерергә дә мөмкин. Дөрес итеп кулланганда гына, чөгендер яфракларының файдасы организмга тиячәк.
1. Аны диарея барлыкка килү ихтималы булганнарга кулланырга ярамый. Ул эчне йомшарту үзенчәлегенә ия.
2. Сидек куыгы һәм бөер белән бәйле авырулар көчәйгәндә, яфракларны куллану рөхсәт ителми. Актив компонентлар ташлар кузгалуын китереп чыгарырга мөмкин. 
3. Гепатит авыруы булганда, чөгендер яфрагын куллану тыела. Бавырга авыр булырга һәм авыруның хәле начарланырга мөмкин.
4. Подагра, гипотония, 2нче дәрәҗәдәге шикәр чире булганда да кулланырга ярамый.

Чөгендер яфрагыннан коймак:
Кирәк булачак: 15-30 данә чөгендер яфрагы, 1 баш суган, 2 йомырка, 2 аш кашыгы он, тәменчә тоз, борыч, яшел тәмләткечләр.
Кыздыру өчен үсемлек мае кирәк булачак.
Яфракны, суганны турыйбыз. Йомырка, он һәм тәмләткечләрне кушып болгатабыз. Әзер массадан коймаклар ясап, ике яклап майлы табада кыздырабыз. Бик тәмле һәм файдалы ризык әзер. Табынга каймак белән бирәбез.

Чыганак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X