Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Беренче ярдәм күрсәткәндә 8 хата: эпилептикларның авызын каерырга ярамый, йөрәк өянәгеннән валидол бирү тыела, исереккә "ашыгыч ярдәм" чакырырга кирәкми

Эпилепсия белән авыручының өянәге вакытында ни өчен тешләрен кашык белән ачырга ярамый, бал корты чакканнан соң нигә алкоголь эчү тыела – беренче ярдәм күрсәткән вакытта халык медицинасы алымнарының зыяны турында “Татар-информ”га беренче класслы коткаручы Олег Иванов сөйләде.

Автор: Елена КРИВОПАТРЕ, sntat.ru

Фото: First Aid үзәге, pixabay.com, Салават Камалетдинов

Беренче ярдәм – ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче, зыян күрүченең гомерен саклап калырга ярдәм итүче чаралар җыелмасы. Ләкин бу беренче ярдәм дөрес күрсәтелгән очракта гына мөмкин. Кайбер хаталар хәлиткеч булырга һәм кешенең исән калу мөмкинлеген дә юк итәргә сәләтле.

Беренче ярдәм нинди дә булса дарулар кабул итүне һәм хирургия гамәлләре кылуны күздә тотмый. Сүз уңаеннан, әгәр сез зыян күргән кешегә үз белдегегез белән дару биреп, ул аңа начар тәэсир итсә, сезне мондый “ярдәм” өчен җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.

Авыруга ничек зыян салмаска? Бу сорау белән без FirstAid беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтүче үзәк директоры Олег Ивановка мөрәҗәгать иттек.

Эпилепсия 

Хата!кешене бер халәттә тотарга тырышып, аның казналыгын нинди дә булса предмет белән каерып ачу.

Нәрсә эшләргә?

- Баш астына мендәр кебек әйбер салырга;

- Зыян күрүченең кулларын, аякларын имгәтергә мөмкин булган предметларны читкә алып куярга;

- Өянәге беткәннән соң, теле артка таба китмәсен өчен, ян-ягына борып яткырырга, соңыннан аның сулыш алуын күзәтергә;

- “Ашыгыч ярдәм” чакырырга.

Күп очракта, бума өянәге кузгалган вакытта, калтырауны туктатырга тырышылар, ә болай эшләү катгый тыела. Чөнки мускулларның артык көчәнеше аркасында зыян күрүче үзенең сөякләрен сындырырга да мөмкин. Башны тотып тору муен умырткалыгы нервларының кысылуына сәбәпче була ала”, - дип сөйли Олег Иванов.

Коткаручы аңлатканча, өянәк вакытында кешенең барлык мускуллары да югары тонуста була, шуңа күрә теш казналыгын ачу “коткаручының” үзенең бармакларын яраларга яки авыруны тешсез калдырырга мөмкин. Бу вакытта тел “миксер” кебек эшли, мондый халәттә кеше берничек тә телен йота алмый, димәк, авызны ачтыруга да ихтыяҗ юк.

“Шундый очрак булган иде: зыян күрүченең авызын зажигалка белән ачтырырга тырышканда, ул авыз эчендә шартлаган, әле зыян күрүче аны чәйнәп тә бетергән. Пластик кыйпылчыклары авыз куышлыгына кадалып беткән иде, шул сәбәпле кан да бик күп булды. Өянәк туктаганнан соң, кешедә йоту рефлексы барлыкка килә, ягъни, ул шушы кыйпылчыклар белән тончыгырга да мөмкин иде”, - дип исенә төшерә Олег Иванов.

Яну

Хата! яраланган урынны бераз суытырга, майлы мазь сөртергә, кабарып чыккан җирне тишәргә кирәк. Әле тагын бәрәңге куярга була, ул зараланган урынны суыта.

Нәрсә эшләргә?

- янган урынны 15-30 минут дәвамында салкын суда тотып суытырга;

- дымлы бәйләвеч куярга;

- кирәк булганда медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә;

- табиблар ярдәме таләп ителмәгәндә майлы мазь сөртергә;

- күп итеп су эчәргә.

“Еш кына кешеләр янган урынга шундук төрле мазьләр, майлар һәм каймак сөртеп куялар – бу бөтенләй дөрес түгел һәм янган өслекне зурайта гына. Кабарчыкларны тишәргә ярамый. Алар астында сакланмаган тире була, анда инфекцияләр бик җиңел үтеп керә. Кабарчык өстенә чиста бәйләвеч куегыз – ул барыбер үзе тишелә, ләкин бу вакытта инде аның астындагы өслек сакланган була”, - дип аңлата коткаручы.

Янган урынны тиешенчә суытырга – агып торган салкын су астында 15-30 минут тотарга кирәк. Әгәр болай эшләү мөмкинлеге юк икән, дымлы бәйләвеч куегыз – су парга әйләнеп тирене суытачак. Ә суынганнан соң мазь, каймак сөртергә була. Ләкин бу - яну җитди булмаганда һәм табиб ярдәме тәлап ителмәгән очракта гына куллана торган алым.

Хастаханәләрдә янган урыннарны дәвалау өчен су нигезендә ясалган майлар һәм мазьләр кулланалар, ә сөт продуктлары һәм мазь кебек өй чаралары составында майлар бар. Һәм аларны сөртер алдыннан майны алырга кирәк - бу янган тире өчен шактый көчле авырту булачак”, - дип аңлата Олег Иванов.

Диабет 

Хата! кешеләр диабетикаларны исереккә санап, еш кына алар яныннан узып китә.

Нәрсә эшләргә?

Шикәр бәйлелеге булганда:

- Нинди дә булса баллы әйбер бирү (кола, сок, конфет, булочка);

- Тынычлык булдыру;

- “Ашыгыч ярдәм” чакыру.

“Еш кына хастаханәләрдә диабетикларга чир турында язылган беләзекләр бирәләр. Әгәр кешедә инсулин бәйлелеге икән, аңа даими рәвештә инсулин кадап торырга кирәк. Бу гади генә, шулай да аерым күнекмә тәлап итә. Әгәр кешедә шикәр бәйлелеге диабеты икән, аңа шикәр кирәк – өянәк вакытында аны башка бернәрсә дә коткармаячак. Кешенең организмында шикәр беткән икән, ул санаулы минутлар эчендә вафат булырга мөмкин. Теләсә нинди физик йөкләнеш организмдагы шикәрнең тизрәк кимүенә китерә, ягъни аңа максималь тынычлык, шикәр һәм медицина ярдәме кирәк. Шикәрнең иң яхшы чыганагы – диетик булмаган кола, шулай ук натураль соклар, баллы ризыклар бирергә була”, - дип сөйләде Олег Иванов.

Коткаручы аңлатканча, диабетик өянәк вакытында авыруны исерек кеше белән бутау бик җиңел: буталчык сөйләм, хәрәкәт координациясе югала, тирә-юньдәге хәлләргә карата адекват булмаган реакция. Кешенең күңеле болгана, хәтта косарга да мөмкин. Кешедә диабет икәнен кайвакыт ацетон исе килүеннән белергә була – ул глюкоза табу өчен организм тарафыннан таркатылган күзәнәкләр аркасында килеп чыга.

Алкогольдән исерү

Хата! “ашыгыч ярдәм чакырам” – табиблар аның белән нәрсә эшләргә кирәген белә.

Нәрсә эшләргә?

 - уятырга;

- ян ягына борып яткырырга.

Әгәр юлда исереп яткан кешене очрату турында сөйлибез икән, табиблар чакырырга һәм аларның вакытын сарыф итәргә кирәкми, ди коткаручы.

“Алкогольдән исерү кеше гомеренә куркыныч тудырмый, шуңа күрә “Ашыгыч ярдәм” чакырырга кирәкми. Бу административ хокук бозу, ә медицина очрагы түгел. Табиблар мондый “пациентлар” белән бернәрсә дә эшли алмый. Хәтта токсикологиягә дә җибәрә алмыйлар, чөнки алкоголикларны анда кабул итмиләр. Алар бары тик килеп, алкоголь исереклеге диагнозы куячаклар да китәчәкләр, чөнки алар килми калырга хокуклы түгел. “Ашыгыч ярдәм” мондый “клиентка” вакытын әрәм иткәндә, кемдер чынлап та ярдәм көтеп ятарга мөмкин”, - дип аңлата ул.

Кеше өчен иң куркыныч халәт – аңсыз булу, исерек булу аркасындамы яки башка сәбәпләр беләнме – аркада яту халәте.

“Кешенең мускуллары көчсезләнә, йомшара һәм теле артка китеп тончыгырга мөмкин. Исерекләр турында сөйләгәндә исә, алар организмлары агулану аркасында косалар, авыз куышлыгы косык белән тулырга, шулай ук ул үпкәгә китеп, кеше тончыгып үләргә мөмкин. Исерек кешене ян ягына борып яткырырга яки аны уятырга тырышып карарга кирәк”, -дип сөйли Олег.

Йөрәк өянәге

Хата! әбием кабул икән даруны бирәм.

Нәрсә эшләргә?

- максималь тынычлык тәэмин итәргә;

- “Ашыгыч ярдәм” чакырырга.

“Иң киң таралган хата – кешегә нинди дә булса “тәмле” дарулар ашатырга тырышу. “Нитроглицерин терроризмы” дигән төшенчә бар. Ягъни, кешегә нитротөркем препаратларын бирәләр. Бездә мондый даруларны күп кенә гражданнар “бар төрле йөрәк авыруыннан да дәва” дип саный. Болар нитроглицерин, нитрокор, төрле нитроспрейлар, пластырьлар, шулай ук бар кеше дә ярата торган валидол, валокордин һәм башкалар. Чынлыкта исә, ЭКГ аппаратыннан башка, йөрәк өянәген түбән кан басымыннан аеру бик катлаулы”, – дип аңлата Олег Иванов.

Әгәр зыян күргән кешенең беркайчан да йөрәк өянәге булмаган икән, мөгаен, бу йөрәк проблемалары белән бәйле түгелдер. Бу түбән кан басымы булырга мөмкин, дип саный коткаручы.

“Әгәр кешегә кан тамырларын киңәйтә торган йөрәк даруы биргәннәр икән, моннан кан басымы тагын да ныграк төшәчәк. Мондый очракларда “Ашыгыч ярдәм” һәрвакытта да килеп өлгерә алмый. Кан басымы критик минимумга кадәр төшеп бетә һәм ашыгыч рәвештә кадалырга тиешле препаратны авыруның венасына кадый алмыйлар. Чөнки веналар инде күренмәслек хәлгә киләләр дияргә була”, - дип сөйли Олег Иванов.

Коткаручы киңәше буенча, йөрәк өянәгенә шик булганда, кешегә ашыгыч ярдәм чакырырга, максималь физик һәм психологик тынычлык булдырырга кирәк. Кеше мондый халәттә еш кына көчле стресс кичерә, шуңа күрә аның өчен ятып тору уңайлы түгел – әгәр ул тели икән, утырсын, хәтта басып торса да була. Күпме азрак хәрәкәтләнсә, шулкадәр яхшырак.

Имгәнүләр (сыну, җәрәхәтләр, тартылулар, каймыгу)

Хата!сынган сөякне фиксацияләү өчен шина салам.

Нәрсә эшләргә?

- Зыян күргән очлыкны хәрәкәтләндермәскә;

- Салкын әйбер куярга.

Имгәнүнең төрен рентгенсыз гына ачыклау мөмкин түгел – тыштан алар барысы да бер төсле булып күренә: шешенке, кызарып тора, авырта. Тыштан карап, каймыгуларны гына аерып буладыр, дип сөйли коткаручы.

“Ниндидер шиналар уйлап чыгарырга, таяк яки башка берәр нәрсә урап куярга кирәкми, бигрәк тә авыртуны басмыйча боларны эшләргә ярамый. Бары тик зараланган очлыкны хәрәкәтләндермәскә генә кирәк. Аскы очлыклар, умрау сөяге, оча сөяге һәм умыртка сөякләре сынган вакытта “Ашыгыч ярдәм” чакыру һәм авыруны урыныннан кузгатмау яхшырак булыр. Куллар сынган вакытта табиб чакыру мәҗбүри түгел, травмпунктка мөстәкыйль рәвештә дә барып җитеп була. Мондый вакытта кулны бер халәттә тоту өчен яулыкка яки шарфка асып куярга мөмкин”, - дип аңлата Олег Иванов.

Шешүне һәм авыртуны бетерү өчен салкын әйбер куеп торыгыз. Каймыккан сөякләрне, үзегез, мөстәкыйль генә үз урыннарына утыртырга тырышмагыз – бу закон тарафыннан тыелган. Ачык сыну булганда жгут салырга ярамый.

“Көчле кан агу юк икән, кан сиптереп акмаса һәм зыян күрүче кеше астында күлдәвек кебек җыелмаса – бу куркыныч түгел һәм мондый вакытта жгут салу катгый тыела. Жгутны бары тик көчле кан агу булганда гына салалар. Яра өстенә чиста бәйләвеч куегыз. Хлоргексидин яки водород перекисе белән юдырырга да кирәкми – бу хирурглар эше. Әгәр сөяк кыйпылчыклары тышкы якка чәчелгән икән, аларны җыеп алырга һәм зыян күрүче белән бергә табиблар кулына тапшырырга кирәк”, - дип киңәш итә Олег Иванов.

Бал корты чагу

Хата! корт чаккан урынны туфрак белән сыларга яки водород перекисе белән юдырырга, ә зыян күргән кешегә аракы эчерергә кирәк.

Нәрсә эшләргә:

- Кортның угын алырга;

- Салкын әйбер куярга;

- Күп күләмдә су эчәргә;

- Антигистамин препаратлар кабул итәргә, аллергия булса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бал корты яки башка бөҗәк тешләүнең куркынычы – алар аллергия бирергә мөмкин. Шуңа күрә, үзегездә аллергия бар икәнен белсәгез, үзегез белән һәрвакыт антигистамин препаратлар йөртегез.

Әгәр кеше шешенә, аңа суларга авыр була башлый, ә корт чаккан урын кызара икән, аңа һичшиксез аллергиягә каршы дару эчәргә ярдәм итәргә һәм кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип киңәш итә белгеч.

“Иң беренче эш итеп, ярадан корт угын алырга кирәк. Чөнки ул укның очында агулы капчык кала, ул исә агу чыгаруын дәвам итә. Соңыннан чагылган урындагы шешне бетерү һәм авыртуны киметү өчен, салкын әйбер куярга кирәк”, дип аңлата коткаручы.

Корт тешләгән урынны туфрак белән ышкырга кирәк дигән фикер яшәп килә. Мондый ысул бәлки уктан котылырга ярдәм итәдер, ләкин чир эләктерү куркынычы тудырырга мөмкин. Алкоголь дә агуны зарарсызландырмый, ә киресенчә, аны организмга тизрәк таратачак.

Елан чагу

Хата! агуны ярадан суыртып чыгарырга, кисәргә, жгут салырга, ә яраны яндырып алырга кирәк.

Нәрсә эшләргә?

- Шешенү булганда антигистамин препаратлар кабул итәргә ярдәм итәргә;

- Зыян күрүчене хәрәкәтләндермәскә;

- “Ашыгыч ярдәм” чакырырга.

Кисем ясау, яндырып алу һәм жгут салу бөтенләй файдасыз. Мондый гамәлләр инфекция керүгә һәм агуның организмга тизрәк таралуына гына китерергә мөмкин. Шулай ук мондый очракларда ярадан агуны суыртып алырга тырышалар. Бу ни өчен ярдәм итмәячәк? Чөнки еланның тешләре шактый нечкә һәм очлы, тешләгәннән соң яра тиз ябыла һәм шешенә башлый, шулай итеп, агуның чыгу юлы да кабат ябыла”, - дип аңлата Олег Иванов.

Олег Иванов зыян күргән кешене хәрәкәтләндермәскә, күп итеп су эчерергә, бүлеп чыгару системасына агуны организмнан тизрәк чыгарырга ярдәм итү өчен сидек кудыра торган препаратлар бирергә киңәш итә.

“Аллергик реакция һәм көчле анафилактик шок барлыкка килергә, өске тын юллары шешәргә, кан басымы кисәк төшәргә мөмкин. Шешенү барлыкка килсә, кичекмәстән антигистамин препаратлар кабул итәргә кирәк – чәйнәргә һәм тел астына салырга, болай иткәндә алар тизрәк ярдәм итәчәк. Тизрәк “Ашыгыч ярдәм” чакырырга һәм табиблар килгәнче зыян күрүчене якындагы юлга алып чыгарга кирәк”, - дип сөйли Олег Иванов.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar//society/berenche-yard-m-k-rs-tk-nd-8-khata-epileptiklarny-avyzyn-kaeryrga-yaramyy-y-r-k-yan-genn-n-validol-b/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев