Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Агач сагызы – шәп дару

Ылыслы агачларның (эрбет (кедр), чыршы, нарат) сагызын көзгә кадәр җыярга мөмкин. Ул ашказаны-эчәк тракты, әйтик, колит, түбән кислоталылыктагы гастрит, холецистит, энтероколит кебек авыруларны нәтиҗәле дәвалый.

Төнәтмә ясау өчен 20 г сумаланы (сагыз­ны) 100 мл зәйтүн маена салып 10 көн төнәтәләр. Ашказаны-эчәк тракты авыру­лары булганда, баштагы 5-6 көндә иртән ач карынга 5-6 тамчы кабул итәләр. 15 минут ашарга ярамый. Төнәтмәне куллангач, кеше үзен яхшы хис итсә, микъдарны 10 тамчыга кадәр арттыралар һәм көнгә 3 тапкыр эчә башлыйлар.

Сагызлы төнәтмәне билгеле вакытта: сәгать иртәнге җидедән – тугызга, унбердән – көндезге бергә, кичке алтыдан сигезгә кадәр эчү хәерле. Ашказаны-эчәк тракты микрофлорасын җайга салу өчен 2-3 курс узарга кирәк. Ашказаны сыекчасы кислоталылыгы югары икән, бөер һәм бавыр авырулары вакытындагы кебек үк, кеше сагызлы төнәтмә эчү­не авыр кичерә. Шуңа да ашказаны җәрәхәтен кислоталылык түбән булганда гына сагыз белән дәваларга кирәк. Ул чагында да аны 10 көннән артык кулланырга ярамый.

Сагызны ангина белән авырганда файдаланалар. Аның өчен сагызлы майны 5-6 тамчы күләмендә миндальсыман бизгә тамызалар яки башына мамык уралган таякчык белән сөртәләр. Процедураны 5-6 сәгать саен кабатлыйлар.
Салкын тигәндә күкрәк турысында авырту барлыкка килсә, коры сагызны уалар һәм, ашарга 1 сәгать кала көнгә, 1/3әр чәй кашыгы кабул итәләр. Көнгә 3 мәртәбә шулай эшлиләр. Артыннан кайнар су эчеп куярга кирәк.

Грипп белән авырганда сагызлы төнәтмәне көнгә 4 тапкыр 3-5әр тамчы авызга тамызалар.

Ылыслы агачларның зыяны юк дәрә­җәсендә. Ләкин ашказаны сыек­часының кислоталылыгы югары булганда һәм сагызны күп кулланганда, сару кайнарга мөмкин. Андый вакытта дәваланмау хәерле.

Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев