Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Журналист Гөлнара Зиннәтуллина вафат

Телевидение журналисты озак еллар яман шеш авыруы белән көрәште.

Журналист Гөлнара Зиннәтуллина вафат. Бу хакта аның элекке хезмәттәше, журналист Илфат Фәйзрахманов хәбәр итте. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итә.

Телевидение журналисты озак еллар яман шеш авыруына каршы көрәште. 

«Ун елга якын авырды, күптән түгел очраштык, тагын очрашасы идек. Очраша алмый калдык. Үлеме хакында яңа гына киленнәре хәбәр итте», — диде Илфат Фәйзрахманов.

Илфат Фәйзрахманов әйтүенчә, Гөлнара Зиннәтуллина соңгы көннәренә кадәр көчле рухлы булып калган. Былтыр Казан телестудиясенең юбилеена килгәч тә ул, көчле авыруга карамастан, журналистлар белән елмаеп сөйләште һәм фотога төште.

Бер ел элек Гөлнара Зиннәтуллина «Татар-информ» журналистына интервью биргән иде.

Гөлнара Хабул кызы Зиннәтуллина 1952 елның 7 апрелендә туган. 47 ел гомерен телевидениегә багышлаган журналист. Күпсанлы тапшырулар авторы һәм алып баручысы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 

Тележурналит Гөлнара Зиннәтуллина белән хушлашу  9 сентябрьдә Ямашев проспектындагы 52 йортның 38 фатирында булачак. Бу хакта аның хезмәттәше, журналист Илфат Фәйзрахманов хәбәр итте.

Гөлнара Зиннәтуллина туган ягында — Лаеш районы Хәерби авылында җирләнәчәк.

Салават Камалетдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев