Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда җылы һәм яңгырлы һава торышы көтелә

Республиканың көнчыгыш районнарында көндез һава 25 градуска кадәр җылыначак.

 Бүген Татарстанда җылы һәм яңгырлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак. Иртән һәм көндез яңгыр, урыны белән көчле яңгыр фаразлана», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Төнлә температура 6-11 градус, республиканың көнбатыш районнарында 16 градуска кадәр җылы булачак. Көндез һава 16-21 градус, Татарстанның көнчыгыш районнарында 25 градуска кадәр җылыначак.

Марат Гомәров фотосы

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев