Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда сентябрьнең беренче көннәре җылы булачак

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге  фәнни җитәкчесе хәбәр иткәнчә, көзнең беренче ае безнең төбәктә яңгырлы булмаячак.

Сентябрьнең беренче көннәрендә Идел буе федераль округында температура нормадан югарырак булачак. Бу хакта бүген онлайн-режимда узган матбугат конференциясендә Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".

«Идел буе округында температура нормадан югарырак, әмма ул бертөрле булмаячак. Якындагы биш көн дәвамында Татарстанда температура 25-30 градустан 20-23 градуска кадәр үзгәрер дип көтелә. Атнаның икенче яртысында яңгыр яварга мөмкин. Гомумән алганда, сентябрьдә Татарстанда бераз явым-төшем көтелә. Һава торышы уңайлы булыр дип фаразлана, әмма температура үзгәреп торачак», — диде спикер.

Роман Вильфанд сүзләренчә, якындагы җиде көнгә генә һава торышы фаразлары ышанычлы санала. Шуңа күрә төбәктә ай азагында нинди һава торышы булачагын төгәл билгеләү катлаулы.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев