Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда Covid-19 коронавирусының яңа дулкынын көтмиләр

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, көзен коронавирус белән авыручыларга медицина ярдәмен югары дәрәҗәдә күрсәтүне дәвам итәчәкләр.

 Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны көтелми, чөнки республикада коронавируска тест үткәрү күләме югары булып кала. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә шундый фикере белән уртаклашты.

«Без икенче дулкынны көтмибез, чөнки бүген Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә тест үткәрү күләме кимеми. Икенче дулкын башланган кайбер илләрдә исә (әйтик, шул ук Кытайда, анда бер шәһәрдә тәүге очраклардан соң янә коронавирус инфекциясе таралды) бу тестлаштыру күләмнәренең кимүе нәтиҗәсе булды», - дип искәртте спикер.

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев билгеләп үткәнчә, көзен ОРВИ сезоны башланачак һәм күп кенә симптомнар яңа коронавирус инфекциясе белән охшаш булачак. Димәк, вирусны ачыклау өчен күбрәк анализ үткәрергә һәм татарстанлыларга медицина ярдәме күрсәтергә туры киләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев