Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Син сер саклый беләсеңме?» «АЛМА» яшүсмерләр төркеменең икенче клибы!

Бүген «АЛМА» яшүсмерләр төркеменең икенче клиплары дөнья күрде.

Проект «ТАТМЕДИА» АҖ Филиалы «Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Төркемнең икенче иҗат җимеше социаль челтәрләрнең яшүсмерләргә йогынтысын чагылдыра. «Сер» дип исемләнгән композициянең сүзләрен Гөлназ Гарипова-Дениз иҗат итте, композитор һәм аранжировщик – Айрат Хайруллин, яздыру, көйләү, мастеринг – Ильяс Гафаров. Клипта реаль һәм виртуаль тормыштагы дуслык темасы кузгатыла. Төркемнең күпләргә таныш солистлары Булат, Аделина һәм Эмилия кискен конфликт алдында калалар. Шушы виртуаль чолганышлар эчендә алар чын дуслыкларын саклап кала алырмы? Клипны карагач, бу сорауга җавапны бергәләп табарбыз.

«АЛМА» яшүсмерләр төркеменең икенче клибы социаль челтәрләрнең һәм виртуаль тормышның реаль чынбарлыкка һәм кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләренә йогынты ясавын күрсәтә. Клип Интернет челтәрендәге тормышның чын булмавын, шуңа күрә реаль дусларның кадерен белеп, шәхси тормышны кешегә чыгармаска кирәк, дигән фикерне исбатлый. Кайбер серләр сер булып калсын.

Рәхим итеп карагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев