Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Шагыйрь, прозаик Хәнәфи Бәдигый вафат

Мәрхүм иртәгә туган ягы — Арча районы Мөрәле авылы зиратында җирләнәчәк.

Бүген шагыйрь, прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, гомерен Муса Җәлил иҗатын өйрәнүгә багышлаган галим Хәнәфи Бәдигый вафат булган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстанның Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт хәбәр итте.

«Хәнәфи абый көндез 79 яшендә озакка сузылган авырудан соң җан биргән. Аны туганы Альмира ханым карады, соңгы сәгатенә кадәр янында булды.«Соңгы сулышына кадәр телендә һәм аңында иде», — диде ул. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә ул яшәгән йортның ишегалдында — Гаврилов урамы, 20 йорт янында булачак. Ул туган авылы — Арча районы Мөрәле авылы зиратында җирләнәчәк», — диде Рәмис Аймәт. 

Хәнәфи Бәдигый (Канәфи Габделбәр улы Бадыйков) — 1941 елның 13 гыйнварында Татарстанның Арча районы Мөрәле авылында колхозчы гаиләсендә туа. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. 1982 елда «Муса Җәлил поэзиясенең тел-стиль үзенчәлеге» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

Казан дәүләт педагогика университетында ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор хезмәтләрен, декан ярдәмчесе, декан, уку-укыту эшләре буенча проректор вазифаларын башкара, 1997 елдан Казан дәүләт консерваториясендә укыта. «Коммунизмга» газетасында (Арча) хатлар бүлеге мөдире, «Мирас» журналында бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Хәнәфи Бәдигый — 2002 елдан Россия, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X