Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны «Экояз-2021» акциясендә катнашырга чакырды
Республика экологик акциясе 1 апрельдән 31 майга кадәр үткәрелә.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны «Экояз-2021» акциясендә катнашырга чакырды. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының ел саен үткәрелә торган чарасы, 1 апрельдән башланды.
«Экояз-2021» акциясе республикада 1 апрельдән 31 майга кадәр узачак. Гомумреспублика өмәсе 24 апрельгә билгеләнгән. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында быел әлеге акциядә 2020 елга караганда алты тапкыр күбрәк кеше катнашыр дип өметләнәләр, "Татар-информ" хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев