Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

КФУ профессоры бу атнада салкынча һава торышы көтелүе хакында кисәтте

Уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булачак.

Бу атнада Татарстан башкаласында көннәр салкынча, уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булачак. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Җәй аномаль эссе булды, ул көзен дә дәвам итәр дип фаразланган иде. Әмма алай булып чыкмады. Көтмәгәндә циркуляция үзгәрде һәм безгә Арктикадан салкын һава килде. Хәзерге вакытта Казанда уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 3-4 градуска түбәнрәк. Бу атна дәвамында күзәтеләчәк», - дип ачыклык кертте ул.

РФ Гидрометеоүзәгенең якынча фаразлары буенча, атна ахырына Казанда көндезге сәгатьләрдә +16 градуска кадәр җылытачак. Якындагы дүрт көндә шәһәрдә салкынча булачак. Көндез һава температурасы +12..+15 градуска кадәр күтәреләчәк, кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, сишәмбе көнне, 7 сентябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Төнлә һава температурасы +1..+6 градус тәшкил итәчәк, урыны белән -2 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез +10..+15 градуска кадәр җылытачак.

Чәршәмбе, 8 сентябрьдә, көн болытлы булачак, бераз яңгыр яварга мөмкин. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +3..+8, көндез +11..+16 градус тәшкил итәчәк. 

"Татар-информ"

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X