Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Демография» илкүләм проекты буенча Татарстанда боз сарае һәм спортзал сафка басачак

Республиканың тугыз районында ГТО комплексын тапшыру мәйданчыклары пәйда булачак.

Татарстанда «Демография» илкүләм проекты буенча спорт объектлары төзелеше дәвам итә. Көз башына Чаллыда өсте ябулы боз аренасын һәм Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә универсаль спорт залын төзү эшләре тәмамланырга тиеш. 

Шулай ук, «Демография» илкүләм проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында, Казан һәм Чаллыда ике ачык физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзеләчәк.

Быел Чаллыда «Юбилей» йөзү бассейны барлыкка килде. Казанның «Тасма» стадионында җиңел атлетика белән шөгыльләнү мәйданчыклары, ә Аксубай һәм Әлмәтнең шәһәр стадионнарында футбол кырлары төзекләндерелә.

2020 елда республиканың тагын тугыз районында ГТО физкультура-спорт комплексын тапшыра торган мәйданчыклар төзү планлаштырылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев