Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Бөтен республика өчен, бөтен ил өчен бик зур фаҗига бу»

Татарстанда иртәгә, 12 май – матәм көне дип игълан ителде. Россия Президенты Владимир Путин мәктәптәге атыш вакытында вафат булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашты. Татарстан Преизденты Рөстәм Миңнеханов балаларга һәм ата-аналарга мөмкин булган барлык ярдәм күрсәтелә дип белдерде.

Бүген иртәнге сәгать уннар тирәсендә Казанның 175нче гимназиясендә булган коточкыч фаҗигадә, 11.30 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, 8 кеше үлгән. Татарстан Премьер министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйткәнчә, аларның җидесе бала һәм берсе укытучы.

– Кызганычка каршы сигез кешене югалттык, – диде ул. – Тагын 20 кеше зыян күрде. Аларның 16сы бала, дүртесе өлкәннәр. Алар ашыгыч ярдәм машиналарында хастаханәләргә озатылды. Мәктәп бинасында фаҗига сәбәпләрен ачыклау эшләре алып барыла. Балалар барысы да якындагы ике бинага эвакуацияләнде. Алар белән психологлар эшли. Балаларга һәм ата-аналарга мөмкин булган барлык ярдәм күрсәтелә. Вазгыять бик җитди. Кызганыч, балаларга тәэсире дә шактый җитди.

Фаҗига турында билгеле булуга, урынга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.
— Бик зур кайгы. Әлбәттә инде, мәктәпкә дә, гаиләләргә дә ярдәм ителәчәк. Барлык көчләр җәлеп ителде. Бөтен республика өчен, бөтен ил өчен бик зур фаҗига бу. Кызганыч, шулай килеп чыкты, – диде ул “Россия 24” каналы хәбәрчесенә.

Соңрак Президентның матбугат хезмәте 12 май Татарстан матәм көне дип игълан ителүе турында хәбәр итте. Бүген Татарстан Республикасының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узачак.

Инде хәбәр иткәнебезчә, мәктәп бинасында башта шартлау булган. Шуннан атыш башланган. Ике укучы атыш вакытында мәктәпнең өченче каты тәрәзәсеннән сикергәндә һәлак булган, дүрт бала җәрәхәтләнгән.

Татарстанның Эчке эшләр министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, һөҗүм итүче уку йортында тоткарланган. Аның ялгыз булуы, 2001 елда тууы билгеле.

Фаҗига булган урында ашыгыч ярдәм бригадалары эшли. Балалар бакчаларына эвакуацияләнгән укучыларга психологик ярдәм күрсәтелә.

Казанның барлык уку йортларына керү-чыгулар чикләнелгән, куркынычсызлык чаралары көчәйтелгән. Башкала мэриясе хәбәр итүенчә, бүген икенче сменада укулар булмаячак, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев