Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бер атна эчендә Татарстанда кәбестә кыйммәтләнгән

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, үткән атнада иң нык арткан бәя кәбестәгә булган.

Аның бер килограммы 37,46 сумнан 45,95 сумга кадәр арткан. Аннан соң 4,05 процентка кишер бәясе күтәрелгән — 85,44 сум урынына 88,9 сум түлисе хәзер.

Моннан тыш, алма 1 процентка кыйммәтләнгән — килограммы 97,54 сумнан 98,96 сумга күтәрелгән. Шулай ук печенье бәясе 1,23 процентка (147,16 сумнан 148,97 сумга кадәр) арткан.

Икенче яктан, кайбер азык−төлеккә бәяләр арзанайган. Биредә сарык ите, шулай ук казылык, майлылыгы 2,5-3,2 процентлы стерилизацияләнгән сөт, балалар катнашмалары, йомырка, чәй, он һәм башка ризыклар бар.

Калган азык-төлек продуктлары бәясе сизелерлек үзгәрешләр кичермәгән.

Казан Кремлендә элегрәк хәбәр ителгәнчә, яшелчә һәм алма бәяләре Татарстан белән бәйле түгел, мондый тенденция бөтен Россия буенча күзәтелә, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев