Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

2023 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 585 млн сумга 8 яңа спорт объекты төзеләчәк

Татарстанда «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә соңгы биш елда даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче кешеләр саны 10 процентка артты һәм бүген 57,8 процентны тәшкил итте. Әлеге күрсәткеч буенча лидерлар арасында – Арча, Алексеевск һәм Спас районнары: аларда халыкның 63 проценттан артыгы спорт белән даими шөгыльләнә, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы.

Күпчелек очракта мондый күрсәткечкә яңа объектлар төзү исәбенә ирешелә. Шулай итеп, быел илкүләм проект буенча республикада яңа 8 спорт объекты төзү планлаштырыла. Алар – гомуми суммасы 585,75 миллион сумны тәшкил иткән 4 футбол манежы һәм 4 универсаль спорт мәйданчыгы.

Үткән ел исә республика программасы буенча өсте ябулы 6 футбол манежы, 3 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 1 блок-модульле чаңгы базасы төзелгән иде.

«Спорт – тормыш нормасы» һәм «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль проектлары буенча Алексеевск районында Боз сарае сафка бастырылды, Казанда «акыллы» спорт мәйданчыгы һәм ГТО нормаларын тапшыра торган 6 мәйданчык җиһазланды. Моннан тыш, спорт җиһазлары, экипировка һәм инвентарьлар сатып алынды, Васильево бистәсендә модульле спорт залы оештыру һәм Казан, Әлмәт, Түбән Камада тагын өч «акыллы» спорт мәйданчыклары өчен җиһазлар кайтарылды.

Болардан тыш, 2020 елдан республикада спорт объектларына капиталь ремонт үткәрү программасы тормышка ашырыла. Аның нигезендә өч елда 67 спорт объекты капиталь ремонтланды, ә быел тагын 15 объектны яңартырга планлаштырыла.

Россиядә илкүләм проектлар 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X