Үзеңнән башларга кирәк
Үзен хөрмәт иткән кеше әти - әнисе телен дә хөрмәт итәргә, аны белергә тиеш. Алай гына да түгел, балаларында да үз теленә мәхәббәт тәрбияләргә бурычлы. Бөтендөнья татар конгрессының райондагы бүлекчәсенең чираттагы утырышында билгеләп үтелгәнчә, милләтне саклап калу өчен иң кирәге - туган тел. Дин, гореф - гадәтләр дә милли үзаңны...
Үзен хөрмәт иткән кеше әти - әнисе телен дә хөрмәт итәргә, аны белергә тиеш. Алай гына да түгел, балаларында да үз теленә мәхәббәт тәрбияләргә бурычлы.
Бөтендөнья татар конгрессының райондагы бүлекчәсенең чираттагы утырышында билгеләп үтелгәнчә, милләтне саклап калу өчен иң кирәге - туган тел. Дин, гореф - гадәтләр дә милли үзаңны үстерергә булыша.
Күреп торабыз, татар теле хәтта Татарстанда да җитди яклау сорый. Ни кызганыч, соңгы вакытларда татар мәктәпләре ябыла, телне өйрәнүгә ихтыяҗ кими башлады. Туган телен белмәүче әби - бабайлар, әти - әниләр буыны үсеп җитте. Катнаш никахлар да телне бетерүгә этәрә.
Сүз - сүз белән, телебезне, милләтебезне саклау, үстерү өчен конкрет эш башкару сорала. Соңгы елларда, шөкер, районда Сабан туе колачлырак, эчтәлеклерәк уза, дини белем бирүче түгәрәкләр эшли, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында тематик чаралар еш оештырыла. Балаларның күпчелеге туган тел дәресләрендә дә белем эсти. Әмма алар гына аз. Быел, бүгенге утырышта килешенгәнчә, төркиләрнең борынгыдан килгән бәйрәме - "Нәүрүз"не зурлап уздыру карала. Иганәчеләр дә булышса, "Уйнагыз, гармуннар!", "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгеләре дә булачак. Бәлки әле күршедәге Шентала татарларын да концерт күрсәтеп сөендерербез. Бу эш планда бар.
"Бәйрәмнәрне оештыруда хакимият тә булышырга әзер. Аңа вакыт та, акча да таба алабыз, - диде муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, утырышта фикерләре белән уртаклашып. - Милләт турында сөйләгәндә, һәркем эшне үзеннән башласын иде. Ничек инде кеше әти - әнисе телен белмәскә тиеш?! Безгә, гомумән, бу яктан активрак булу, конкрет бурычлар кую сорала. Районда һөнәрчелекне үстерү - заман таләбе. Ничектер үзебезнең генә мактанычыбыз булырлык продукция җитештерәсе, өстәмә эш урыннары булдырасы иде. Без бөтен яктан үсәргә тиеш".
Теге яки бу чараны үткәрү өчен, билгеле, чыгымнар тотмый булмый. Ярый әле, җыелышка - утырышка үзе дә килеп, "Булгар" кибете җитәкчесе Булат Латыйпов төрле чаралар үткәргәндә булышырга ризалык бирде.
Булат бу яктан юмарт эшкуар, милләтпәрвар кеше. "Без шул җирлектә яшәп файда алабыз, мал туплыйбыз, - ди Булат. - Мөмкинлектән чыгып, мин дә, башкалар да милли чаралар үткәрешергә өлеш кертерлек хәлдә".
Сургутта яшәүче якташыбыз Миндар Әгъләмов та шундый. Кирәк ярдәмне еш кына үзе үк тәкъдим итә, ул районда традициягә әверелгән "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесенең дә иганәчесе. Хәллерәк башка эшкуарларыбызга да, үз авылларында изге гамәлләр кылып яшәүләре, бәйрәмнәр үткәрүдә матди якны кайгыртулары өчен рәхмәт.
Республикада дәүләт телләренең берсе - татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү кирәклеге дә яңгырады бүгенге утырышта. Кайвакыт үз телеңдә мәгънәле итеп язылганга да күңел була бит. Тик, нигәдер, Чирмешәндә, хәтта яңа ачылган биналарда да монда кемнәр, нинди оешма эшләве турында мәгълүмат русча гына языла, татарчасына урын калмый. Мисаллар бар. Елына меңнәрчә кеше килүче, күренекле бина - "Юбилейный" Боз спорт сараеның, күпфункцияле үзәкнең тышкы якларына ник әле зур итеп татарча да язмаска?! Халыкның яртысы татарлар булган район үзәге Чирмешәннең атамасын татарча да, ерактан күренерлек итеп язып куярга кем комачаулый? Бу хакта элек тә телгә алынды, тик берни дә үзгәрмәде. Язып кую мәшәкатьлерәк шул. Халык фикере, кәефе, туган телгә хөрмәте менә шундый мәсьәләләргә дә бәйле.
Дөресен генә әйткәндә, милли проблемаларның чишелеше, тел язмышы күбрәк урыннарда битарафлык күрсәтү, активлык, таләпчәнлек җитмәү, мескенлек, ялкаулык аркасында катлаулана.
Кадыйр Гомәров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев